Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ләйлә Фазлыева: " Үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә «больничный кәгазьләре» биреләчәк"

Премьер-министры урынбасары коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга өндәде

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә «больничный кәгазьләре» биреләчәге турында әйтте. Бу турыда «Татар-информ” хәбәр итә.

Чит илдә булып кайтканнан соң яки башка илдән килгән йөткергән, төчкергән кеше белән элемтәгә кергән булсагыз һәм үзегездә югары температура сизеп, үзегезне начар хис итә башласагыз һәм үзегездә коронавирус инфекциясе булуына шикләнсәгез, поликлиникага бармаска, ә табиб чакыртырга кирәк. “Бүген республикада шундый карар кабул ителде: «больничный кәгазьләре»н үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә дә бирәләр», — диде Ләйлә Фазлыева.

Премьер-министры урынбасары коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга өндәде.

«Без үз-үзебезне дәвалау белән шөгыльләнергә күнеккәнбез — моны теләсә нинди вирус һәм теләсә нинди авыру вакытында эшләргә ярамый. Препаратларны киңәш итәргә ярамый, чөнки һәрберебезнең үз иммун системасы һәм һәр кешегә үз препараты туры килә», — дип искәртте Ләйлә Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев