Эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча кайнар элемтә эшли
Эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан Республика ведомстволары һәм оешмалары шалтыратулар кабул итә
Санитар-эпидемиологик хәл барлыкка килү сәбәпле, Татарстанда кайнар элемтә эшли. Ул халыкка ярдәм итү максатыннан Республика ведомстволары һәм оешмалары тарафыннан оештырылды.
23 марттан бизнес-омбудсмен кайнар элемтәсе – (843) 203-29-08 телефоны буенча эшли башлады. Специалистлар эшмәкәрләрнең хокукларын яклау һәм законлы бизнес алып бару буенча сорауларга җавап бирәләр.
Дәүләт тарафыннан эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары буенча гражданнар Икътисад министрлыгының кайнар элемтә номерына – (843-52) 4-90-90 һәм Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды телефонына (843-52) 4-90-90 шалтырата алалар.
Гарантияләү фонды вәкилләре эшмәкәрлеккә дәүләт тарафыннан ярдәм итүгә бәйле, льготалы кредит алуга кагылышлы сорауларга җавапны (84-32) 93-16-94 телефоны буенча бирә.
Азык-төлек белән тәэмин итү, Шәхси ярдәмче хуҗалык һәм Авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлеге, андагы техникасының йөрүе буенча.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы номеры (84-32) 21-76-23 буенча элемтәгә керергә кирәк.
Көтелмәгән хәлләр белән бәйле булган сорауларга консультацияне Сәүдә-сәнәгать палатасы специалистларына биреп була: (843) 238-61-04, 236-06-27, 236-54-15.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев