Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлый

Смс-пропускалар исемлегендә яңа уберенче максат барлыкка киләчәк

20 апрельдән Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарга кул куйды. Әлеге документ Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.

Чәчтарашханәләр эшләсен өчен түбәндәге кагыйдәләр үтәлүе мөһим:

- Эшли башлар алдыннан, хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү мәҗбүри;

- Клиентлар алдан язылу буенча гына кабул ителергә һәм бүлмәне җилләтү, дезинфекцияләү өчен һәр клиент арасында ун минутлык интервал булдыру да шарт булып тора;

- Хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык калдырып эшләү дә кирәк;

- Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләрен антисептиклар, шәхси саклану чаралары — маска, респиратор, перчатка белән тәэмин итәргә тиеш;

- Клиентларның кулларын дезинфекцияләү мөмкинлеге булу таләп ителә.

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев