Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

12 майдан балаларны бакчага кабул итү кагыйдәләре билгеле булды

Май бәйрәмнәреннән соң Татарстанда балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлаячак

Үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан соң балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр.

Ата-аналарга балаларны кабул итүнең вакытлы тәртибенә игътибар бирергә кирәк. Поликлиникадан баланың сәламәтлеге турында белешмә алырга кирәкми. Йогышлы авырулар белән элемтәдә булмау турындагы белешмәне участок педиатрлары бирә. Моның өчен бары тик табибка телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Аларның телефон номеры булмаса, call-үзәк яки поликлиникадагы теркәү бүлеге буенча элемтәгә керергә кирәк. Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар буенча җибәреләчәк. Белешмәнең фотосы яки аның сканерланган күчермәсе җибәреләчәк.

Балалар бакчаларында иртән баланың сәламәтлеген тикшерүне көчәйтәчәкләр. Томау һәм тын юллары авыруларының башка билгеләре булган балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул ителми. Балалар бакчаларына кабул итүнең вакытлы тәртибен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев