Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Яңа өзелгән ылыстан мазь

Әлеге рецепттан ясалган мазь ярылган кулларны, үкчәне, экзема, җәрәхәтләрне дәвалый.

Нарат ылысларын (кедрлы, декоратив – теләсә кайсын) шәһәрдән ераграк урыннардан, елның теләсә кайсы вакытында җыярга кирәк. 300 г атланмай сатып алырга. 0,5-1-2-3 литрлы чуен кәстрүл әзерләргә. Эмаль, алюмин булганнары бармаячак.

Савыт төбенә 1 см калынлыкта 1 катлам май, 1 см итеп ылыс, өстенә кабат май, аннан – ылыс җәябез. Май беткәнче шулай эшлибез, ул өстә калырга тиеш.
Капкачны ябып, төче камыр белән сылап куябыз. Тәүлек әйләнәсе уртача температурада газ мичендә тотабыз. Ягъни мич 2 сәгать эшли, 2 сәгать ял итә.

Кәстрүлне чыгарып, камырын һәм ылысны алып куябыз (ул кара төстә һәм шулай булырга тиеш тә). Майны сөзеп, банкаларга урнаштырыгыз. Кипкәч, катып китәчәк.
Бу мазьның начар тәэсире юк.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев