Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Киндер мае файдасы

Киндер мае майлы кислоталар һәм бихисап витаминнарның табигый чыганагы. Әмма аны чама белми куллану организмга зыян китерергә мөмкин.

Киндер мае, Омега-3, Омега-6 һәм Омега-9 аминокислоталарының организмга килүен тәэмин итә. Бу май А, Е, К һәм В группасы витаминнарына, шулай ук лецитин, магний, фосфор, цинк, тимер, бета-каротинга бай.
Бик файдалы булуына карамастан, киндер маен ач корсакка эчәргә ярамый. Аеруча билгеле категория пациентларга сак булырга кирәк. Киндер мае кайбер кешеләрнең эчләрен йомшарта. Теләсә нинди май үт куыгындагы әчене куу көченә ия. Үт куыгында ташлар булганда киндер маен эчү үт куыгы юлларының ябылуына һәм операция белән тәмамлануына китерүе мөмкин.
Белгечләр раславынча, ач килеш эчкән май панкреатит һәм гастритны кискенләштереп җибәрергә һәм ашказаны асты бизенә көчергәнешне арттырырга мөмкин.
Теләсә нинди үсемлек маеннан күбрәк файда алу өчен аны салатларга һәм әзер ашамлыкларга, мәсәлән, төнәтеп пешерелгән яшелчәләргә, кушарга кирәк. Бу очракта май организмга зур файда китерәчәк дип раслый белгечләр. Киндер маен организмда холестеринны киметергә, бөерләр эшчәнлеген яхшыртырга, куе канны сыегайтырга, матдәләр алмашын нормальләштерергә, чәчләрне һәм тырнакларны ныгытырга, эш сәләтен арттырырга һәм хәвефләнү билгеләрен киметергә булышачак. Киндер маеның организмга булган файдалары болар белән генә чикләнми.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев