Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Йод җитәме?

Организмга йод җитмәү күп авыруларга сәбәпче. Үзеңә йод җитмәүне ничек белергә?

Йод кеше организмы өчен иң кирәкле микроэлементларның берсе. Аңа кытлык калкансыман биз эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Йод җитмәүнең билгеләре: тиз ару, хәлсезлек, эш сәләте кимү, тире купшаклану, чәч коелу яки сыну, тырнаклар катлану, симерү, шешенү, еш салкын тидерү, репродуктив системада тайпылышлар (күрем циклы бозылу, җенси дәрт кимү), матдәләр алмашы үзгәрү, анемия, игътибарсызлык.
Организмга йод җитү-җитмәвен өй шартларында тикшереп карарга була. Әмма бу ысуллар бик үк төгәл түгел. Шик туа икән, эндокринологка мөрәҗәгать итүне сузмагыз.
* Беренче ысул. Кич йокларга ятар алдыннан мамыклы таякчыкны йодның спирттагы эремәсенә манып, тәнгә 10х10 см үлчәмдә челтәр ясарга. Аны муенга, йөрәк тирәсенә сөртергә ярамый. 10-12 сәгатьтән тикшерәбез. Әгәр тиредә рәсем сакланган икән, бар да тәртиптә, сезгә йод җитә. Рәсемнең бөтенләй югалуы әлеге микроэлементка ихтыяҗ булуны сиздертә.
* Икенче ысул. Йокларга ятар алдыннан беләккә (кул бөгелгән урынга якынрак) йодлы таякчык белән өч сызык сызалар. Аның беренчесе — 1-2 мм, уртадагысы — 3 мм, өченчесе 5-6 мм киңлектә булырга тиеш. Иртән бу сызыкларны тикшерәләр.
Нечкә сызыкның югалуы, калганнарының нык беленеп торуы — йодның җитәрлек булу билгесе. Нечкә һәм уртача киңлектәге сызыклар югалса, көндәлек рационны үзгәртергә кирәк. Күбрәк диңгез ризыклары, балык ашарга тырышыгыз. Сызыклар күренмәү — йодка ихтыяҗ зур булуны сиздертә. Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Йодлы рәсемнәрне кичтән, йокларга ятар алдыннан ясагыз. Моны көндез эшләсәгез, урамга, җилгә чыкмагыз. Йодка бай ризыклар: диңгез балыгы, диңгез ризыклары, диңгез кәбестәсе, кабыгы белән пешкән бәрәңге, чөгендер, мүк җиләге, караҗимеш, йодлы (Гималай тозы) тоз, фейхоа.
Бу ризыкларны контрольсез ашау да зыянлы. Организмда йод артык та булырга мөмкин. Моның сәбәпләре: йодка бай ризыкларны күп ашау, калкансыман биздә шеш, метаболизм бозылу, калкансыман биз авырулары. Тиешле диагнозны табиб кына куярга хаклы.

Чыганак

Фото:https://www.google.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев