Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Файдалы киңәшләр: Кычытканнан тәмле ризыклар

Кычыткан — кар эрү белән үк, организм нәкъ менә витаминнарга иң мохтаҗ вакытта калкып чыга. Инде апрельдә үк кычытканны ашарга мөмкин

Кычыткан ашы пешерү өчен: 3 стакан ит шулпасы, 100 г кычыткан, 50 г кузгалак, 1 кишер, 1 баш суган, яшел суган кыягы, 2 йомырка, 100 г каймак, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы он, яшел үләннәр кирәк. 

Яшь кычыткан яфракларын салкын су белән юып, 2—3 минутка кайнап торган суга салып алабыз һәм, иләккә салып, өстенә салкын су коябыз да суын саркытабыз. Суы саркып беткәч, иттарткычтан чыгарабыз. Тирән эчле табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, кычытканны 10—15 минут томалап пешерәбез. Суганны чистартып, ваклап турыйбыз һәм кечкенә табада 2 аш кашыгы үсемлек мае белән пешереп алабыз, пешәр алдыннан ваклап туралган яшел суган салабыз. Кәстрүлдә кайнап торган шулпага кычыткан, суган салабыз һәм салмак утта 20 минут чамасы пешерәбез. Шул арада табада 1 аш кашыгы майда он кыздырабыз, аны пешәргә 10 минут кала ашка салабыз. Шулай ук туралган яшь кузгалак яфраклары, тоз һәм башка тәмләткечләр өстибез. Ашны тәлинкәләргә салып, өстенә ваклап туралган йомырка кушып, яшел үләннәр сибеп, табынга куябыз. 

Җайлырак икенче ысул: Тозланган итне ваклап турап 2 сәгать пешерәбез, 3-4 бәрәңге, кишер-суган, эссе суда кайнарланган яшь кычыткан яфракларын турап салабыз. Пешеп җитәр алдыннан 1 тугланган чи йомырка өстибез. Табынга каймак, яшел тәмләткечләр белән бирәбез. 

Салат. Кычыткан белән йомыркадан ясалган язгы салатлар да бик тәмле. Моның өчен: 150 г кычыткан яфрагын юалар һәм 5 минут кайнаталар. Аннары иләккә бушаталар, суыталар, турыйлар. Тәмнәренә карап серкә һәм тоз, 20 г каймак салалар, өстенә пешкән йомырка турыйлар.

Кычытканнан тәмле һәм витаминлы аш пешерү өчен тавык шулпасы әзерлибез, шуңа бәрәңге әрчеп салабыз.

Менә шундый тиз әзерләнә торган тәмле, язгы, ә иң мөһиме файдалы ашлар!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев