Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чиккән бистәр билләрдә

Заманалар үзгәрә тора. Безнең халыкта кайчандыр мәйдан я җыен булып узган бәйрәмнәр, башка эчтәлек алып, хәзер Сабантуй итеп оештырыла.

Кайбер авылларда сабантуен да үткәрми башладылар инде - үзебездә көрәшерлек кеше юк, читтән килүчеләр бүләк җыйсын өчен генә нигә расхутланыйк, диләр. Гармун тартып, урам буйлап йөрерлек җегетләре дә бетеп бара бит әле аның. Яшь-җилкенчәк читкә китеп беткән авылларда әйбер җыю эшен үсеп килүче малай-шалайлар үз өсләренә ала. Мамадыш районы Колышчы авылыннан җибәрелгән әлеге фотода да мәктәп яшендәге "җегетләрнең" әйбер җыю вакытын күрәбез. Бу авылда әйберне колга тотып җыймыйлар, ә егетләрнең муеннарына, билләренә бәйлиләр икән.
Быелгы сабан туйларының инде соңгылары үтеп бара. Анда булган кызыклар турында ел буена сагынып сөйләргә генә кала. Колышчыдан Василий Максимов бәйрәмне сагынырга да өлгергән инде. Яулык җыючы җегетләргә атап, шигырь дә язып җибәргән ул.
Гармун уйнап,
кызлар ияртеп,
Әйбер җыяр чак җитте.
Җола көйләрен көйләргә
Җегетләр генә бетте.
Заманында бар да булган,
Хәзер генә онтылган.
"Хет пурмысы
саклансын", - дип,
Шул җегетләр тотынган.
Арткы урамнан югары очка
Өч-дүрт урам узасы,
Бер куплетлы заман җырын
Ничек шуңа сузасы?
Җиңгиләр биргән яулыклар
Җилфердиләр җилләрдә.
Авылдан киткән җегетләр
Саргая чит җирләрдә.
Шәп җегетләр китеп бара -
Заман җырын җаңгратып.
Киләчәктә йөрерләрме
Җолаларны җаңартып?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш районы Колышчы авылы Сабантуй бистәр