Кабачкидан ясалучы бик тәмле, сынау узган рецепт тәкъдим итәбез
Кышка кыяр, помидор тозлау, яшелчәләрдән салатлар эшләү вакыты. Сезгә тәкъдим итәсе кабачкидан ясалучы салатыбыз сынаулар узган бик тәмле рецепт.
3 кг кабачки, 0,5 кг суганны иттарткыч аша чыгарырга. Асты көймәсен өчен болгаткалап, сүрән утта бер сәгатьләп пешерергә. 250 г томат пастасы (“Кухмастер” булса бигрәк тә яхшы), 250 г майонез, 2 аш кашыгы тоз, ярты стакан тирәсе шикәр комы, 100 мл сыек май, бер баш сарымсакны уып салып тагын 25-30 минут кайнатырга. 2 аш кашыгы уксус салып болгатасы да сүндерәсе. Стериль банкаларга тутырып тимер капкач белән ябып әйләндереп, җылы әйбер каплап суынганчы тотарга. 0,5 литрлы 6 банка чыга. Тәмле булсын!
Нет комментариев