Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бер тиенлек бурыч...

Өр-яңа юмореска

Почтальон заказной хат китереп бирде. Беркемнән дә хат көтмәгәнлектән, ялгыш килгәндер дип, әйбәтләп тикшереп чыктым. Дөрес килгән, налоговый службадан икән. Кул куеп алгач, хатны ачтым, ә йөрәк сикерә башлады, я Ходаем, ниләр бар икән аның язуында...

Конверт эченнән икегә бөкләнгән ике бит кәгазь килеп чыкты. Беренчесендә минем налоговый службага бурычым булуы турында язылган һәм куркытулар: янәсе мин бурычымны хәзер ук түләмәсәм, суд приставлары аша эзләп алачаклар икән. Ә икенче биттә бурычның күләме - 1 тиен язылган. Түләмиләрме соң, ил буенча күпме кешенең бурычы бардыр, бу бит илнең экономикасын какшата, күпме юллар салынмый кала, кешеләргә йортлар төзелми. Кесәмдә 1 тиенлек акчам барын барладым да, киттем налоговыйга кәгазьләремне алып. Анда барырга ике автобуска утырырга туры килде 30 сум түләп. Ярты сәгать чират торганнан соң, инде минем чират җиткәч кенә, тәрәзә ябылды - «Обед» дигән язу элделәр. Басып торам тәрәзә кырыенда, читкә китсәң, чиратны башкалар алачак. Кәгазьләр кулда, хәзер 1 тиенлек акчамны барлап, хәзерләп куям дисәм, кесәдә 1 тиенлек акчам юк, юк инде, юк. Кешеләрдән сорап карыйм, янәшә тирәдәге кибетләрдәге кассирлардан сораштым - 1 тиенлек акча инде әйләнештән чыккан икән. Кире налоговыйга килеп, чиратыма басып, тәрәзәдән кәгазьләремне һәм 1 сум акча суздым. Тәрәзәнең эчке ягындагы кыз: "Мы деньги не принимаем", диде. "В банк", дип өстәде. 15 сум автобуска түләп, киттем банкка. Анда ярты сәгатьтән артык чират көткәч, тәрәзәдән кассирга кәгазьләремне һәм 1 сум акчаны суздым. Кассир кыз кәгазьләремне әйләндереп-әйләндереп карады да: "Мы в одну копейку операцию не проводим", дип, тәрәзәсен шартлатып ябып куйды. Мин нишләргә инде дип авызымны ачып торганда, кассир кыз тәрәзәсен ачты: «Ждите когда пени вырастут до рубля», диде. Менә бит бер сум, дисәм дә, «Тут написано: одна копейка», дип кәгазьгә бармагы белән төртеп күрсәтте. Хәтерем чуалды, ничә елдан 1 сумга туласы икән пени? Әле генә банкка килергә 15 сум түләгән идем, тагы 15 сум түләп өйгә кайттым. Ничә елдан пени 1 сумга туласын өйдә дә чутлап чыгарып булмады. Нәрсәгә дип әле башымны катырам соң, әйтерләр әле, дип тыныч кына көн күрә башладым. Менә бу ел да тәмамланды, яңа елның беренче кварталы да бетте. Менә өйгә суд приставлары килеп җиттеләр. Минем налоговыйга бурычым бар икән, суд карары нигезендә минем милеккә опись язачаклар икән. "Күпме соң минем бурычым" дигән сорауга: "Нас сумма не интересует, дело поступило и мы на работе", диделәр. Квартир бәясен инде БТИ дан алганнар һәм банкта акчам бармы-юкмы икәнлеген дә белешкәннәр. Миннән кубышкаларда күпме акчам барын да сораштылар. Йорт җиһазларын описька язганда фотога да төшереп тордылар. Боларның әйберләрне бик жентекләп тикшерүләре акча эзләү булды ахыры - тентү кебегрәк. Кем әйтмешли, күтемдәге чалбарымны да яздылар, ә аны кысып торучы каешны күрмәделәр дип торсам - берсе күрде, каешны башта 15 сумга яздылар, аннары инде бу иске дип, 10 сумга бәяләделәр. Сөенеп бетә алмыйм, кесәмдәге 1 сум акчаны белмәделәр, югыйсә, "За утаивание", дип миңа уголовный ачарга мөмкиннәр иде.

Мин описька язылган бер әйберне дә кешегә дә биреп тора алмыйм, сата да алмыйм, әле чит илгә дә чыгармаячаклар икән.

Суд приставлары кисәтү кәгазьләренә кул куйдырып китеп бардылар. Болар ярты елдан соң тагы килделәр, янәсе описьтагы әйберләр исәнме?

Аягымдагы башмагым бик искергәч, яңаны алып кигән идем. Суд приставларының берсе моны күреп алган бит - фотодагы белән чагыш-мый. "Кая куйдың описьтагы башмагыңны", дип бәйләнделәр. Алланың рәхмәте - искесен ташламаган булганым, алып килеп күрсәттем мин боларга иске башмагымны, фото белән чагыша, но искерә төшкән, диделәр һәм иске башмагымны аякларыма кидерделәр, ә яңасын конфисковать иттеләр.

- Нарушение есть, диделәр.

Әле "Судебные издержки" дип 200 сум акча сорадылар.

Юк дигәч, ул сумманың һаман ел саен артып торасын әйттеләр.

Болар инде минем 1 тиеннең 1 сумга кадәр үскәнче тора алмаячагымны чамалапмы - син алай-болай үлеп котылырга уйлама, без кабереңнән дә эзләп табарбыз, дип чыгып киттеләр. Тагы кайчан килерләр? Мине җәфалаулары турында прокурорга жалоба бирдем. Җавапта язылган: "Барысы да законно".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча юмор налог