Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Авыздан ис килүнең сәбәбе нидә?

Күп кешеләр авыздан тәмсез ис килүне фәкать тешләрнең бозылуы һәм авыз куышлыгы проблемалары белән генә бәйләп карый.

Әмма, кыйммәтле һәм дөрес итеп сайланган теш щеткасы, теш пастасы, авыз куышлыгын чайката торган төрле сыеклыклар авыздагы исне бетерергә ярдәм итәчәк, дип уйлаучылар нык ялгыша. Чөнки проблема күпкә тирәндәрәк урнашкан.
Әлбәттә тешләрне даими рәвештә иртә һәм кич чистарту мөһим һәм кирәк. Әгәр дә ис алай да бетмәсә, нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә соң?

Авыздан ис килүнең сәбәпләре берничә төрле булырга мөмкин.
Гастроэнтерология
Авыздан начар ис килү ашкайнату системасының дөрес эшләмәвенә бәйле булуы ихтимал. Гастроэнтеролог Нарине Сугян билгеләп үткәнчә, моңа гастрит, ашказаны тышлыгында бара торган ялкынсыну процесслары китерергә мөмкин. 

– Авыздан тәмсез ис килә икән, бу ашказаны кислотасы югарылыгы яисә ашказанындагы әйберләрнең үңәчкә чыгуы, ягъни гастроэзофагаль рефлюкс билгесе булуы ихтимал, – ди белгеч.
Әгәр дә ис әчкелтем икән һәм авызда да шундый тәм калса, бавырны, үт куыгын һәм үт чыгару юлларын тикшертергә кирәк. Ацетон исе килсә, эндокринологка мөрәҗәгать итү мөһим. Чөнки мондый ис, гадәттә, шикәр диабеты белән авырганда барлыкка килә.

Бронхлар
Әгәр дә проблема авыз куышлыгында һәм ашкайнату системасында табылмаган икән, ул очракта сулыш алу һәм ишетү органнарын тикшерергә кирәк, дип саный оториноларинголог Владимир Зайцев.
– Исләр аларны чыгару чыганакларына бәйле. Бактерияләр, мисал өчен, башкаларга караганда көчлерәк. Ә гөмбәчекләрнең исе азрак, вирусларныкы тагын да көчсезрәк була. Авызда ис борын тыгылганда да барлыкка килергә мөмкин. Борын куышлыгы ялкынсынса да авыздан тәмсез ис килә башлау очраклары бар. Бу салкында озак йөргәннән дә, борын тыгылып, ялкынсыну тирәнгәрәк күчкәндә дә була. Чөнки һава алмашу бозыла, сулыш алу органнары куышлыклары тыгыла һәм ис барлыкка килә. Моннан тыш маңгай куышлыгы, читлексыман лабиринт күзәнәкләрендә ялкынсыну башланса да авыздан ис килә башларга мөмкин, – ди табиб.

Аденоидлар яисә аденоид тукымаларына салкын тию дә кайчагында шундый нәтиҗәгә китерә икән. Колакның иң аскы чокыры да, ялкынсынган вакытта лайла бүлеп чыгарырга сәләтле, ди.

Тагын бер сирәк сәбәп – борын куышлыгында онкология авырулары. Ис шеш таркала башлаганда барлыкка килә. Әгәр дә кеше бик тиз вакыт аралыгында ябыга, хәлсезлек тоя, борыны каный икән, ул вакытта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк.

Стоматология
Әлбәттә инде тәмсез ис авыз куышлыгында микрофлора бозылса да килә башлый. Сәбәбе бактерияләр эшлчәнлегенә бәйле. 
Дисбактериоз: 
- гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәмәгәннән;
- авыз куышлыгында җәрәхәтләр булганнан;
- дөрес тешләмәү нәтиҗәсендә;
- теш протезлары һәм импланталар булганда;
- иммунитет төшкәндә һәм башка авырулар сәбәпле барлыкка килә.
Шуңа да стоматологка барып, консультация алу таләп ителә.

Авыздагы исне бетерү буенча халык ысуллары
Авыздан килә торган исне табиб ярдәменнән башка гына бетереп булмый, әлбәттә. Әмма бик тиз арада гына бу проблеманы вакытлыча булса да чишеп торуның халык куллана торган ысуллары бар.

Мөһим очрашуга берничә минут кала әнис, даруханәдә сатыла торган сумала (сагызның табигый аналогы), кардамон, укроп, петрушка, имбирь, корица таякчыгы яисә канәфер чәйнәргә мөмкин.
Моннан тыш, бөтнек, ромашка, эвкалипт, кура җиләге, шалфей, ылыс катнашмасыннан төнәтмә белән авыз куышлыгын чайкату да ярдәмгә килер.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев