Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

ЮКСЫНУ

"Туганайлар" газетасы беренче саныннан башлап керәшеннәр арасыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр, гомумән, иҗат кешеләре турында язып, укучыларын таныштырып тора. Аларның кайберләре инде бакый дөньяга күчсә дә, әсәрләре халык арасында яратып укыла. Шундыйларның берсе - журналист, язучы, шагыйрь Ямаш Игәнәй - Ананий Малов. 2003елның 13 февраль санында газета аның тууына 65 ел...

Сагындыра Ямаш...

Еллар үткән саен ныграк сагындыра...

Мин аның белән беренче тапкыр "Идел" альманахында таныштым. Ананий Маловның бер шәлкем шигырьләре басылган иде анда. Татар әдәбиятына тагын бер үзенчәлекле талант килә икән, дип сөенгән идем мин ул чакта.

Шагыйрь белән чынлап аралашуым Чаллыда башланды. Бу вакытта шигырьләрен Ямаш Игәнәй имзасы белән чыгара иде инде ул. Игәнә - шагыйрьнең туган авылы Сарман районы Ләке янәшәсеннән агып ятучы елга.

Ямаш озак еллар ит комбинатында эшләде. "Көне-төне ит арасында ятсам да, тәнгә ит кунмый!" - дип шаяртырга ярата иде. Ябык гәүдә, җилкәсенә салынып төшкән саргылт озын чәчләр... Ямаш артык тыныч. Чаллы язучылар оешмасына җитәкчелек иткәндә дә, "Аргамак" журналында бергә эшләгәндә дә мин аның юкка-барга тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Гомумән, артык сабыр, артык ихлас җанлы шагыйрь иде Ямаш.

Редакциягә эшкә килер, өстәлендә тәртипсез сибелешеп яткан кәгазьләрен актарып хәлдән таяр. Кичә язып ташлаган шигырен эзләп, минем бүлмәгә керер:

- Синең бүлмәдә калмаганмы? Баш катты, табалмасам, әрәм була шигырь.

- Яңадан яз!

- Үтер, хәтерләмим.

Кайвакыт, бөтен нәрсәне онытып, эш сәгате беткәнче шигырьләр язар. Соңыннан очына-очына шигырьләр укыр.

Күп шагыйрьләр кебек үк, Ямаш та таркау иде. Кайбер көннәрдә соң гына редакциягә килеп керер:

- Соңгарак калдым бугай, егетләр!

Кычкырып көлешәбез. Стенадагы сәгатькә күрсәтәбез. Инде эштән китәр вакыт җиткән.

Ямашның самими көлүе урамга ташып чыга. Рәхәтләнеп көлә.

Тыңлаусыз озын чәчләрен аралый-аралый көлә...

Мәктәпләргә очрашуларга бергә барабыз. Ямашның йөзендә үзгә бер тантана. Әле укучылар белән очрашмаган, аларга яңа шигырьләрен укымаган, балалар белән бергә рәхәт мизгелләр кичермәгән. Очрашудан соң ул тәмам үзгәрә. Канатлы Ямашка әйләнә.

Сагындыра Ямаш...

Ватанны саклаучылар көнендә түгәрәк табынга җыелдык. Шигырьләр дә күп укылды, җырлашып утырдык. Көләч иде Ямаш, моңсу иде. Гомеренең түгәрәкләнеп килүен сизде микәнни?

Тагын бер атнадан йөрәген тотып кинәт кенә егылды... Алтмыш еллык гомер бәйрәменә барып җитә алмады.

Соңгы көннәрендә генә "Изгелеккә әйдәрүем" исемле сайланма шигырьләр кульязмасын тәртипкә китереп бетергән иде. Ике калын папка. Татарстан китап нәшриятына да тапшырган иде ул аларны. Китап чыкмады. Кыргый замана кырын сукты.

Шагыйрьнең хатыны Роза ханым Зимина ул папкаларны миңа тапшырган иде. Алар хәзер дә миндә. Ә кем белә, берәр игелекле иганәче пәйда булыр да: "Әйдә, Ямаш Игәнәйнең бик әйбәт китабын чыгарыйк әле!" - дияр.

Ә шигырьләр шәп. Шагыйрь җанының серле балкышы аларда.

Сагындыра Ямаш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ямаш Игәнәй Ананий Малов шагыйрь Туганайларга – 10 ел журналист язучы