Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер

Татарстан Президенты РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка яңа уку елына төзелгән объектлар турында сөйләде.

 Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә шулай дип белдерде. "Мәгариф" илкүләм проекты буенча мәгариф объектларына багышланган киңәшмә "Перспектива" 186 нчы лицеенда булды.

Республика Президенты яңа уку елына төзелгән объектлар буенча хисап тотты. "Без 1224 урынга исәпләнгән күп профильле "Перспектива" лицее каршында басып торабыз. Бу мәктәптә ике бассейн, ике спорт залы бар. Бүген бу мәктәпкә 317 беренче сыйныф укучысы килде. Барлыгы унбер беренче сыйныф", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов уку елы башына 5,7 мең урынга биш мәктәп һәм ике янкорма куллануга кертелгәнен әйтте. Ел азагына кадәр 858 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Осиново бистәсендә 800 урынлык янкорма файдалануга тапшырылырга тиеш.

"Демография" проекты буенча, уку елы башына 3330 урынны үз эченә алган 17 балалар бакчасы кулланышка кертелде. Ел азагына кадәр 2400 урынга исәпләнгән тагын ун балалар бакчасын файдалануга тапшыру көтелә. Дмитрий Анатольевич, болар сез куйган бурычлар кысаларында", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент капиталь ремонт программасы буенча 147 оешма төзекләндерелгәнен әйтте. Сүз уңаеннан, бу программа буенча, 111 балалар бакчасы, 29 гомуми белем бирү учреждениесе, 3 кадет һәм 4 коррекцион мәктәптә ремонт уздырылган. "Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер. Ворлдскиллс бәйрәме һәм Татарстанның мәгариф системасына ярдәм өчен рәхмәт", - диде.

Дмитрий Медведев җавабында шулай ук рәхмәтен җиткерде. "Республика җитәкчелеге, Татарстан халкы куйган тырышлыктан башка, мондый бәйрәм килеп чыкмас иде. Ул бик югары дәрәҗәдә узды. Моның белән сезне котлыйм. Бу чыннан да ил тормышында урта һөнәри белемне үстерүдә, яңа квалификацияләр барлыкка килүдә әһәмиятле вакыйга булды", - диде.

Премьер-министр Казандагы яңа лицейда унбер параллель беренче сыйныф булуына да берникадәр гаҗәпләнде. "Сез сөйләгән әйберләр яхшы. Унбер сыйныф булгач, беренче "М" классы буламы инде ул?! Без укыганда "б", "в", " г" лар була иде, ләкин "л", "м"?! Кызык!.." - диде ул.

Алга таба  тагын сигез төбәк вәкиле үзләрендә яңа уку елына башкарылган эш турында кыскача мәгълүмат җиткерде.

Фото: Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/02/192688/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев