Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

“Питрау – 2013”. Фоторепортаж.

Мамадыш районы Җөри авылы янәшәсендәге Тырлау аланында 12 июль көнне 14нче тапкыр гомумреспублика керәшен фестивале узды.

Мамадыш районының визит карточкасына әверелгән Җөри Питрауын күрмәгән-белмәгән кеше сирәктер. Керәшеннәрнең җыр-моңнарын ишетергә, йолаларын күрергә дип Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан гына түгел, чит илләрдән дә килүче кунаклар саны елдан-ел артып тора. Бу бәйрәм төрле милләт вәкилләрен бергә туплый, халыклар дуслыгын ныгыта.

Бәйрәм рухы тирә-юньгә таралган: һәркайда чәчәк-тәкыяләр, хуш исле үлән бәйләмнәре эленгән. «Керәшен ихатасы»ндагы бүрәнә йортларда милли киемле хуҗалар кунакларны чәй, күзикмәк, җиләк пирогы, салкын катык һәм башка бик күп төрле тәм-томнар белән сыйлый. Балалар мәйданчыгында кабартылган зур, биек таудан шуып уйнаучы балаларның шат авазлары яңгырый. Аланның төрле почмакларында урнашкан сәхнәләрдә фольклор коллективлар, үзешчән һәм профессиональ артистлар чыгыш ясый. Үзәк мәйданда көрәш, армспорт, гер күтәрү ярышлары, яр буенда балык тоту, капчык сугышы һәм башка бик күп кызыклы уеннар гөрли. Һәр чараның үз кызыгы, үз тамашачысы. Шулай да, Җөри Питрауының иң мавыктыргыч өлеше - «Керәшен чибәре» конкурсы дисәм, ялгыш булмастыр. Конкурста катнашучы берсеннән-берсе чибәр, оста 12 кыз арасыннан «иң -иң»нәр сайланды. Көч сынашкан гүзәлләргә төрле номинацияләр бирелде. «Питрау - 2013 чибәре» титулына Тукай районы Борды авылы кызы Елена Чулакова ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада Керәшен чибәре 2013 питрау чибәре питрау 2013