Туганайлар

Глухов укулары – 2012

10 ноябрь көнне Казан шәһәренең "Халыклар дуслыгы" йортында язучы, галим, журналист, тарих фәннәре кандидаты Максим Степанович Глуховның 75 еллыгына багышланган фәнни-практик конференция булды. Ул "Керәшен культурасы, тарихы: үткәне һәм бүгенгесе" дигән тема астында узды. Конференцияне Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты каршында эшләп килүче керәшен...

Максим Степановичның хатыны Роза Ивановна, уллары Владислав һәм Вениамин, оныгы Максим конференциянең төп кунаклары булдылар.
Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров "укулар"ны ачып җибәргәндә, Максим Глухов исеме белән янәшә, керәшен тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән башка затларның исемнәрен дә атап китте. "Һәр чорның үз активисты, үз лидеры була. Башкалар алар сүзен сүз итә, аларга иярә. Революциягә кадәр дә, революция чорында да, репрессия елларында да керәшеннәрнең үз геройлары булган. Кызганыч, андый шәхесләребез турында әлегә бик әз беләбез", - диде ул.
Узган гасырның 70-80 елларында тарихчы Максим Глухов керәшен мәсьәләсен киң җәмәгатьчелеккә күтәреп чыга. Бай культуралы, фольклорлы халыкка карата дәүләтнең, җәмгыятьнең игътибары булмау, керәшеннәрнең барлыгын танымау - ул зур гаделсезлек икәнен ассызыклый галим. Аның фикерләре "Азатлык" радиосыннан яңгырый, аерым цитаталарын студентлар куен дәфтәрләренә күчерә. Билгеле, бу хәлләр җитәкчелеккә ошамый. Аны "Черное озеро"га КГБ га да, партиянең өлкә комитетына да "ковер"га чакыралар. Кайсыбер урыннарда чигенеш ясап, компромисска барып, ул керәшеннәрнең үз тарихлары булуын раслый. Фәннәр академиясенең кайбер галимнәре дә Глуховның фикерләрен хуплыйлар, аның белән хезмәттәшлек итәләр. Ул үз артыннан алдынгы керәшен яшьләрен ияртә. Әгәр дә ул вакытта Максим Глухов кебек кеше килеп чыкмаса, керәшеннәрнең бүген ирешелгәннәре булмас та иде.
Геннадий Макаров үзе җитәкләгән үзәкнең исем-атамасы белән килешеп бетмәвен, үзәкнең киңрәк платформада эшчәнлек алып баруын әйтте. Вакыт үзгәрү белән, моңарчы дөрес дип саналган карашлар, бәяләр дә үзгәрә. Керәшеннәр тарихын чагылдырган хезмәтләрнең дә күбесе инде искергән. Аларны карап чыгарга, яңадан дөресләргә кирәк. Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәгенең шул юнәлештә эшләвен хәбәр итте ул.
Глухов укуларына Президент аппаратыннан кунак булып килгән бүлек җитәкчесе Вячеслав Никифоров, тәбрикләү сүзен әйткәндә, керәшеннәр алга таба да дәүләт игътибарыннан читтә калмаслар, дип ышандырды. Республика керәшеннәр оешмасын киләчәктә дә властьлар белән аңлашып, килешенеп эшләргә чакырды. Татьяна Дунаева, Аркадий Фокин, Геннадий Макаров кебек галимнәр адресына, керәшеннәр культурасын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Максим Степановичның улы Владислав Глухов әтисе турындагы истәлекләр белән бүлеште. Авыр сугыш еллары, ятимлек ачысы әтиләренең психологиясенә тирән йогынты ясый. Шулай булса да, ул каян көнлек икмәк табу турында түгел, ә югарырак материяләр, идеяләр турында уйлый. Уйлап кына калмый, аларны яңгырата, дәлилли, бәхәсләшә. Улы әйтүенчә, Максим Глухов язган, яңгыраткан һәрбер карашына бәя көтә. Уңай бәялиләрме, каршы киләләрме, тәнкыйтьлиләрме - барыбер, тик игътибарсыз гына калдырмасыннар. Керәшеннәрнең уянуларын, үз сүзләрен әйтүләрен көтә ул. Тик әле ул чакта үз карашларын курыкмыйча әйтүчеләр керәшеннәр арасында берәү-икәү генә була.


Төрле елларда төше-релгән телевидение тапшыруларын җыеп, Глухов малайлары әтиләре турында фильм эшләгәннәр. Бу фильмны карау, галимнең үзен күрү, тавышын ишетү конференциядә утыручыларның барысы өчен дә тансык бүләк булды.
Татьяна Дунаева "Максим Глухов һәм керәшеннәр тарихын өйрәнү проблемасы" дигән докладында галимнең керәшен тарихын тикшергәндәге гипотеза-нәтиҗәләренә тукталды. Совет чоры галимнәренең керәшеннәр тарихын 16 гасырдан башлап билгеләүләре белән килешмәвен әйтте. Безнең тарихны өйрәнү өчен, христианлыкның таралышы турындагы документларны тикшерергә кирәк, диде. Төркиләрдә христианлык инде 4 гасырда ук таралган булуын хәбәр итте. Мисалга:
Керәшеннәр кем дип сорасагыз,
Болгарлардан килә нәселе, - дигән җыр юлларын китерде. Максим Глуховның керәшеннәрне борынгы Кытай чигендә яшәгән кирчин кабиләсе белән бәйләве - бу үзе тикшерүне сорый торган тема булуын күрсәтте. Безнең бабаларыбыз язычник булган хәлдә, христианлыкны алганнар. Бүгенгә кадәр православ законнар белән янәшә мәҗүсилек йолалары саклану - шуның ачык мисалы, диде галимә.
Татарстан Республикасы халык язучысы Григорий Родионовның (Гәрәй Рәхим) доклады "Тәңречелек һәм бүгенге керәшеннәр" дип аталды. Керәшеннәрнең бабаларын хуанхе, Алтай кебек халыклар арасыннан эзләргә кирәк, диде язучы. Керәшен дип аталганнармы, башка исем белән йөргәннәрме - керәшеннәр бик борынгы чорлардан киләләр. Керәшен татарлары дигән атама - рус телендәге "крещение" сүзенең калькасы гына, халкыбызның үз исеме турында галимнәребез өйрәнергә тиеш, диде Григорий Васильевич. Тәңречелек турында сөйләгәндә, ул кызыклы мәгълүматларга тукталды. Төркиләр берен-челәрдән булып, күп аллалыктан бер аллалыкка күчкән халык, тәңречелек - бер аллалык дигән сүз. Тәңре - Кояш - тереклек ясаучы. Төркиләр бөтен галәмдә илаһи бер көч бар, дип уйлаганнар һәм Тәңрегә табына башлаганнар. Вакытлар үткәч, башка диннәр тәңречелекне кысрыклап чыгарган. Тәңречеләрнең символы - ул түгәрәк һәм төрле якка таралган кояш нурлары. Тора-бара, кояш нурларын киметкәннәр - аларның саны дүрткә генә калган. Дүрт якка караган нур - тәңре билгесе - ул бүгенге кач. Тәңречеләр - төркиләргә кач бирүчеләр. Бу Чынгызхан заманыннан калган. Ул уклар, дөньяның кайсы ягына барсагыз да, дөнья - сезнеке дигәнне аңлата. "Дүрт ягың кыйбла" дип әйтү дә шул заманнан калган. Төркиләр өчен изге булган тәңре - тәре, тора-бара, тискәре мәгънә алып, татарлар өчен начар символга әйләнә. Бу инде көчләп чукындыру политикасы белән бәйле. Тәңречелек калдыклары керәшеннәрдә әле дә күпләп саклана. Көнбагыш чәчәге - бүген дә безнең символыбыз. Безнең телебез дә борынгы төрки телгә якын. Җиденче гасырга караган Күлтиген кабер ташларындагы язулар бүгенге керәшен теленә аңлаешлы. Керәшен бәйрәмнәренең күбесендә - табигать календарена бәйле мәгълүмат бар. Бәйрәмнәрне үткәрү тыелгач, аларны христианлык бәйрәмнәренә туры китереп, кушып үткәрә башлаганнар. Шулай итеп, төркиләрнең бик борынгы заманнардан ук килә торган бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калганнар. "Керәшеннәрнең холкы да борынгы төркиләрнеке кебек, алар иплеләр, конфликтларга бармыйлар, башкаларга хөрмәт белән карыйлар, үзара гауга чыгармыйлар", - диде язучы. Борынгы белән бүгенгене чагыштыру мөмкинлеге булмаганда, мондый нәтиҗәләр субъектив дип саналадыр, билгеле. Тик Григорий Родионов аларга үзенең тикшерүләре аша ирешкән, шуңа күрә боларга ышанырга гына кала.
Тарих фәннәре кандидаты, Казан керәшен оешмасының ветераннар советы председателе Аркадий Фокин "Этник төркемне билгеләүдә телнең роле" дигән темага чыгышында халыкның кайсы этник төркемгә караганлыгын билгеләгәндә, тел - ул бердәнбер критерий түгел, диде. Кан составы да, дине дә, теле дә милләтне билгеләми. Соңгы вакытта кешенең культурасы, минталитеты, үз-үзен кем дип санавы - милләтне билгеләүдә хәлиткеч роль уйный, дигән фикерне үткәрә галим.
Казанның Тихвин чиркә-ве настоятеле отец Павел Павлов Максим Глуховның православ дөньяны яктыртуга керткән эшчәнлегенә зур бәя бирде. Аның хезмәтләре онытылмыйча, киләчәк буыннар өчен файда итсен иде, дип теләде ул.
Санкт-Петербург шәһәреннән килгән галимә, Россия сәнгатьләр тарихы Институты фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Наилә Альмееваның "Керәшеннәрнең музыкаль мирасы буенча икенче томны чыгару алдыннан" дигән чыгышы эмоциональлеге белән аерылып торды. Үзе керәшен булмаса да, керәшеннәр культурасы, музыкасы өчен янып-көеп йөрүче андый кеше тагын табылыр микән? Наилә Альмеева - безгә бирелгән олы хәзинә. Питрәч керәшеннәре җыруларын туплаган беренче томлык белән инде танышкан идек. Мәлки керәшеннәре җыруларына багышланган икенче томлык - басылу алдында. 70-80 нче елларда авылларга йөреп, әбиләрнең үзләреннән яздырып алган җырлар тупланган анда. XIX гасыр азагында, XX гасыр башында яшәгән ул җыручылар күптән юк инде. Алардан отып калучылар да сирәктер. Ул җыруларны теләсә кем башкара алмый. Озын көйләр алар сәхнәдә түгел, ә ниндидер йола (обряд) башкарганда җырланганнар. Аларда кеше белән табигатьнең бәйләнеше чагыла. Ел фасылларының һәр этабында крестьян хуҗалыгында башкарыласы эшләр алдыннан иң элек йола-обряд үткәрелгән, озын көйләр җырланган. Мондый җырларны хәзер сәхнәдән җырлаганда, аларны тиешенчә биреп булмый. Чөнки сәхнә инде ул залда утырган тыңлаучы өчен эшли. Телисеңме-теләмисеңме, аларны башкару үзенчәлеге бозыла. Озын көйләр, керәшеннәрнең үзләренә кайтып, беренчел мәгънәсен үтәргә - табигать белән кеше гармониясен булдырырга тиеш. Наилә Альмееваның чыгышыннан шул аңлашылды.
Музыка буенча галим Геннадий Макаров "Керәшен музыка уен коралларын бүгенге культурабызда куллану перспективалары" дигән эчтәлекле докладыннан соң, үзе җитәкләгән "Кирәмәт" фольклор төркеме кызлары чыгышын тәкъдим итте. Анкарага "Төрек учаклары" фестиваленә бару алдыннан конференциядәгеләр алдында ясаган бу чыгыш кызлар өчен бер сынау булса, ә залда утыручыларга бу - тәмле күчтәнәч иде.
"Глухов укулары" кысаларында чыгыш ясаган Людмила Белоусова, Александр Долгов, Ирина Муллина, Светлана Максимова докладларына тукталмыйча (алар "Туганайлар"да басылачак), конференция буенча кайбер нәтиҗәләр ясап китик.
Бу конференция - тарихчы-галим Максим Глухов исемен популярлаш-тыру буенча, һичшиксез, бер баскычка югарырак менү булды. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, керәшеннәр тарихы, культурасы, православие дине буенча да зур мәгълүмат алынды.
Чыгыш ясаучылар арасында да, тыңлаучылар арасында да яшьләрнең шактый булуы - күңелдә сөенечле хисләр уятты. Бу - дәвамчанлык бар, буыннар чылбыры әле өзелми, дигәнне аңлата. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге керәшеннәр икәнен билгеләсәк, без инде хәзер кемнәндер көтеп утыручылар түгел, ә үзебез турында үзебез эзләнүләр үткәреп, нәтиҗәләр ясый алырлык дәрәҗәдә үскәнне күрсәтә. Бер урында туктап калу, таптану гына булмасын, шуны истән чыгармаска кирәк.
P.S. Башкортстан ке-рәшеннәре исеменнән чы-гыш ясаган нәсел чылбырларын өйрәнү буенча белгеч Валерий Зарубинның чыгышына аерым тукталырга кирәк. Аның турындагы материалны киләсе саннан укырсыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: