Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

БЕЗ – СУГЫШ ЕЛЫ БАЛАЛАРЫ

22 июнь таңында Бөек Ватан сугышы башланды. СССРны санаулы көннәрдә юкка чыгарып, үзенә буйсындырырга, бар мал-мөлкәтенә хуҗа булырга дип килә Гитлер үзенең фашистик армиясе белән. Беренче көннән үк тимер-ташкын кебек агылган үлем машинасын туктатырлык көч юктыр кебек тоела ул чорда. Сугыш 1418 көн бара.

Афанасий дәдәй үзенең сугыш елларында балачагы турында безгә дә язып җибәргән. Безнең әти 1901 елда туган. 1929-1932 елларда туган авылы Әлбәдендә авыл Советы председателе, аннары Питрәчтә милициядә эшләгән.

1934 елда Саба район суды хезмәткәре, суд башкаручысы була. Мин менә шул чорда, 1936 елның 2 ноябрендә дөньяга килгәнмен. Минем туу турындагы белешмәдә Әлбәдендә туган дип язылган, дөресрәге, мин Саба малае, чөнки әти әнине бәбиләү өчен генә әнисенә (безнең әбигә) Әлбәденгә озат-кан.

Мин Сабадагы балачак елларын хәтергә алам. Без яшәгән йорт район суды бинасыннан ерак түгел, шул ук урамда урнашкан, ә район суды Мишә елгасы буенда, яр кырыенда иде. Әти белән аның эшенә барган һәм Мишә ярында чана шуган вакытлар истә. Бервакыт яр астыннан, бозлавык сәбәпле, чананы алып менә алмыйча азап-ланып, елавым хәтердә. Ярый әле, әти күзәткән булган һәм мине чанам белән бергә яр башына күтәреп алып менде.

Без яшәгән өйнең янәшәсендә сөт заводы урнашкан, аның ташландык сулары безнең бакча аша үтә иде. Күрше малайлары белән шул сулардан үзебезчә буалар буып, алдавычлар ясап уйнадык. Ләкин бәхетле, рәхәт балачак озакка сузылмады.

1941 елның 22 июнен безгә Сабада каршыларга туры килде. Сугыш башланган көннән башлап районның үзәк мәйданыннан ир-егетләрне сугышка озату башланды. Без иртән үк шунда юнәлә идек. Анда оркестр уйный, ә халык кочаклаша, үбешә, елый, үзләренең якыннарын каһәр суккан сугышка озата.

Сугыш башлангач, әтине тирән кайгы басты. Чөнки ул сугышка алынырга тиеш, ә без - биш бала һәм әни белән ни эшләргә? Сабада дуслар, күршеләр белән бик яхшы яшәсәк тә, әти сугышка киткәч, тормыш ничек дәвам итәр? Әти безне туган авылы Әлбәденгә озатырга карар кыла. Ни дисәң дә, барлык туганнар анда, әнисе дә исән-сау, күрше-күлән дә ташлап бетермәс.

Июль башларында без ике ат арбасына төялеп, юлга чыктык. Басу капкасына кадәр әти озата килде. Аерылышканда безнең һәрберебезне кочаклап үпте. Иртәгесен ул сугышка китәргә тиеш иде.

- Мин тиз кайтырмын, әниегезне тыңлагыз, - дип, әнине дә кочаклап үпте дә, күз яшенә тыгылып, борылып китеп барды. Безгә юлда кунарга туры килде, чөнки без ул көнне авылга кайтып җитә алмадык, атлар арыды. Ул Пановка авылы басулары булган. Мин төне буе йоклый алмадым, елап чыктым, чөнки черкиләр һөҗүменә чыдап булмады.

Әлбәденгә иртә таңнан кайтып кердек, безнең өйнең тәрәзәләре такта белән кадакланган, ишек алдында чирәм, ә өй артындагы бәрәңге бакчасын әрем баскан иде. Шулай башланды каһәрләнгән балачак. Без үзебезчә яхшы гына киенгән, урын-җирдән башка берни дә юк. Бу вакытта авыл кешеләренең бәрәңгесе утыртылган, күп хуҗалыкларның сыер-лары, йә кәҗәләре, сарыклары, кош-кортлары бар, ә безнең берни дә юк. Берничә көн үткәч, әтидән хат алдык. "Бар да яхшы, сезне генә сагынам", - дип язган иде ул. Без әни белән биш бала: Степанга - 13 яшь, Николайга - 10, Лизага - 7, миңа - 4, сеңлем - Розага 2 яшь иде.

Кайткан көнне әби безне сөтле аш белән сыйлады. Аның кече улы Рафаэль абый да сугышка киткән иде (ул район налог бүлегендә инспектор булып эшләде). Менә шул вакытта башланды инде безнең өчен газаплы көннәр. Сабадан кайт-кан ризыклар озакка җитмәде, ә ашарга һәр көн кирәк. Без бит зур гаилә, 6 кеше. Ярый әле, җәй: болында, сазлыкта, урманда ашарга яраклы үләннәр, шомырт, карлыган, җиләкләр өлгергән вакыт. Без нәрсә генә ашамадык! Кычыткан ашы, алабута яфрагыннан пешергән аш, аның орлыгыннан әзерләнгән күмәч, бәрәңге яфрагы ашы, ат кузгалагы шулпасы... Юкә яфрагыннан пешергән күмәч ашап, эч каткач, эчне бушата алмыйча елый-елый сәгатьләр буе утырган вакытлар искә төшкәч, хәзер дә йөрәк әрни.

1942 елның көзендә почтальон кайгылы хәбәр китерде. Анда Слепнев Антонның Смоленск янында батырларча һәлак булуы турында язылган иде.

Безнең бөтен өметләр өзелде. Хатны укыгач, әнинең үзәк өзгеч итеп ярсып елауларына без дә кушылып, тые-ла алмыйча елаштык. Ләкин ни эшлисең, безнең әти генә үлмәде бит, андың кайгылы хәбәр сугыш кырларыннан еш килә иде.

Бернинди ярдәмсез калгач, ни эшлисең бит. Без үлән яфраклары, черек бәрәңге, ә игеннәр өлгерә башлагач, колхоз басуыннан арыш, бодай башаклары алып кайтып, учакта көйдерә идек тә, шулар белән туклана идек. Аның өчен дә бик ачуланалар, басудан куалар, кайдан кайтсаң да, тоталар. Куырып ашармын дип өзгән башагыңны учыңнан алып калалар.

Бервакыт кичке эңгер-меңгердә апам Лиза белән борчак басуына өлгереп кенә килә торган кузак җыярга киттек. Кесәләрне тутырып кайтырга чыкканда, колхоз председателе Захар безне күрде дә, куарга тотынды. Каенлы күлгә түмгәкләр арасына кереп постык, тездән югары күл суында сәгать-сәгать ярым чамасы яттык. Ярый әле, председательнең түземлеге бетте, усал сүзләр яудырды да, сүгенеп китеп барды. Шул вакытта миңа салкын тиде, бер атна температура белән авырып яттым.

Җәй үтә, табигатьнең кышы да бар бит. Дәдәйләр җәен кул арбасы белән, кышын чана белән урманнан ботаклар, вак-төяк чыбык-чабык ташыйлар. Яхшы утынны кисәм дип уйларга да ярамый иде. Урман каравыл-чысы артыңнан ук килеп җитә дә, акт төзи.

Безнең кияргә юньле кием дә, аяк киемнәре дә юк. Саңка түти дигән бер хатын дәдәйләрне чабата ясарга өйрәтергә өч көн килеп йөрде. Мин дә шул вакытта чабата ясарга өйрәндем. Чабата ясау өчен юкә кабыгы кирәк, ул вакытта урманны көне-төне саклыйлар. Без айлы төннәрдә сәгать 10-11ләрдә урманга юкә кабыгына йөри, кышка җитәрлек итеп хәзерли идек.

1943 елда Степан дәдәй Селәнгеш авылында көтүчегә ярдәмче булып ялланды. Аңа аз-маз ипи, бәрәңге бирделәр. 1944 елда ике дәдәм дә, колхозда ат, үгез җигеп, төрле эшләрдә эшләделәр. Әни дә, авылга кайт-кан көннән башлап, колхозда төрле эшләрдә эшләде.

Безнең хәерчелекне исәпкә алыптыр, әниләр колхозда да тырышып эшләгәч, безгә бер мүкләк бозау бирделәр. Аңа ничек кенә шатланмадык, ул бит сыер булачак, димәк, сөт күрәчәкбез.

1945 елның җәендә дәдәйләрнең берсе Селәнгеш авылында, икенчесе Кызыл Яшьләрдә авыл көтүләрен көттеләр. Мин еш кына аларга булышырга, я алыштырырга бара идем, сәбәбе - чираттан ашаталар, тамак тук була. Берчак шулай Николай дәдәй Селәнгештә көткәндә, аның урынына барган идем. Өлкән көтүче Вася дәдәй. Шулай төш вакытында көтүне туплап, тамак ялгап ял итәргә булдык, Вася дәдәй көтүнең бер ягында, мин - икенче якта. Иртә торып аргангадыр, йокымсырап киткәнмен, ә көтү басуга таралган. Вася дәдәй мине аска җәйгән алама киемнәремнән күтәреп алды да нык ачуланды. Көтүне җыйгач, яныма килеп үз өлешеннән ипи кисәге дә бирде, мине аркадан сыйпап мактады. Кичке аштан соң да, өстәлдән, хуҗадан сорап, бер телем ипи, бер йомырка биреп, мине Әлбәденгә озатып калды.

Сугыш елларында авылның шактый кешесе үткән елгы бәрәңге басуына черек бәрәңге җыярга чыга. Черек булса да, ул елларда аның күмәченнән дә тәмле ризык булдымы икән? 1946 елда күрше Норма авылында бәрәңге саклагыч җимерелеп, анда колхозның орлык бәрәңгесе калган. Ул череп, сасып, кортлап беткән. Без шул бәрәңгене ташып, кортларыннан арындырып, кояшта киптерә идек. Әни, аннан он ясап, күмәч пешерә иде. Әз булса да, хезмәт хакына ашлык та бирә башладылар, тормыш бераз җиңеләя төште кебек. Кирәк бит, 1947 елда әнине көмешкә куган өчен алты елга төрмәгә утырттылар. Без биш бала ялгыз калдык. Шул елны Степан дәдәйне армиягә озаттык.

(Дәвамы алдагы санда)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш елы балалары сугыш