Төрледән-төрле ни төрле

Балаларга ютәлдән кәнфит ясыйбыз

Балага көненә шундый 3-4 кәнфит бирегез, бик тиз савыгачак.

Кирәк булачак: бал - 250-300 грамм һәм төелгән имбирь - 1 чәй калагы.

Әзерләү:
Бал белән имбирьне бергә кушып, талгын утта 1,5-2 сәгать кайнатабыз.

Балны еш болгатмагыз. Өстәл өстенә төшкән тамчы ката башлаганчы кайнатырга кирәк.

- Катнашманы кечкенә савытларга салып суытыгыз. Ул анда ябышмасын өчен савытларны тәүдә майларга мөмкин.

Катнашмага лимон суты яисә татлы тамырдан (солодка) ясалган кайнатма кушырга мөмкин. Кәнфитләргә таякчыклар кадап суытсагыз, ул чупа-чупсны да хәтерләтә әле. Балага көненә 3-4 шундый кәнфит бирегез.

 

Кызыл таң


Нет комментариев