Полезная информация

Икенче Спаска әзерлек: алмадан конфитюр ясыйбыз

Иртәгә - Алма Спасы.

Кирәк:
10 литрлы чиләк тулы алма (чистартылган, төшләре, кортлары алынган);
1 кг алма согына 1 кг 200 грамм шикәр комы.

Эш барышы:
Алмаларны юабыз, төшләреннән, кортларыннан чистартабыз. Өстенә 1,5 литр су коеп, 1 сәгать талгын утта пешерәбез. Пешкән алманың суын марля аша сөзәбез (кичтән берничә катлы марля өстенә куеп калдырырга була). Иртән 1 литр алма суына 1 кг 200 грамм шикәр комы салып, 40 минут талгын утта кайнатабыз. Үтәкүренмәле желе килеп чыга. Әлбәттә, мәшәкатьле, ләкин бик тәмле килеп чыга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак

Фото


Нет комментариев