Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

"Питрау" балалар коллективы Илһам Шакировка багышланган фестивальдә катнашты

Республиканың күркәм коллективлары белән беррәттән Тукай районының Мәләкәс авылыннан "Питрау" балалар коллективы Яңа Бүләктә мәйдан тотты

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Тукай районы хакимияте, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» премиясе лауреаты, легендар җырчы Илһам ага Шакиров истәлегенә багышлап «Китмә, сандугач!» исемле зур чара оештырдылар. Бу чара Тукай районда – халкыбызга бөек җырчыны биргән Яңа Бүләк авылында узды, дип хәбәр итә Тукай районының "Якты юл" газетасы..

"Бәйрәмнең кульминациясе – төп сәхнәдә.  Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе солисты, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, халык җырчысы Зөһрә Шәрифуллина «Су буенда учак яна» җыры белән тамашаны башлап җибәрде һәм халык күңеленә очкын салды. Сарман сандугачы Илһам Шакиров белән кырык ел иҗади дуслыкта яшәгәнен әйтте. Аннары сәхнәгә шушы олы чараны оештыручылар: район хакимияте башлыгы Фаил Камаев, Рәшит Ваһапов фестивале директоры Рифат Фәттахов, халык шагыйре, язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев чакырылды. «Мондый зур чара районда беренче тапкыр үтә. Илһам абый җыр-моңнары белән сөендереп яшәде. Күңелләрдә ул шулай яшәячәк. Уңган-булган халкы, абруйлы шәхесләре белән дан тоткан район халкын шушы олы бәйрәм белән котлыйм. Бу чара дәвамлы булыр дип уйлыйм», – диде Фаил Камаев. Аннары ул Илһам Шакировка «Тукай муниципаль районының почетлы гражданины» исеме бирелүен белдерде. Бу почетлы исемнең таныклыгы һәм күкрәк билгесе Илһам Шакировның бертуган абыйсының улы Флюр Шакировка тапшырылды. Алар Илһам Шакиров музеенда урын алачак.
Музей экспонатларын тулыландыру максатыннан администраторы җырчының сәхнә костюмын бүләк итте.
Мәктәп мәйданчыгына урнаштырылган күчмә сәхнәдә Мәскәү дәүләт филармониясе солисты, виртуоз баянчы Айдар Салихов Илһам Шакиров көйләренә тезмә башкарды. Минзәлә, Сарман, Мөслим районнарыннан килгән үзешчәннәрнең чыгышын халык җылы кабул итте. Мәйдан тулы халыкны Рәшит Ваһапов халыкара фестивале лауреатлары Рәнис Габбазов, Зәлилә, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм махсус чакырылган кунак, җырчы Идрис Газиев кабатланмас моңнары белән халыкны җыр-моңлы Илһам дөньясында яшәттеләр. Артистлар Илһам Шакиров репертуарыннан да җырлар башкардылар. Бәйрәм артистлар, килгән кунаклар һәм халык белән берлектә, аягөсте басып, Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. 
 Районыбыз авылларыннан, тирә-як районнардан килгән милләттәшләребез рәхәтләнеп ял итте. Яңа Бүләк авылында зур бәйрәм булды һәм ул гомер буе хәтеребездә матур ядкарь булып сакланыр". ("Якты юл").

Республиканың күркәм коллективлары белән беррәттән Тукай районының Мәләкәс авылыннан "Питрау" балалар коллективы да мәйдан тотты. Чарадан фоторепортаж бирәбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев