Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

“Туганайлар” журналистлары Мамадышның Урманчы авылында кунакта

Бүген “Туганайлар” газетасы редакция хезмәткәрләре – Мамадыш районының Урманчы авылында иҗади командировкада.

"Туганайлар"ның баш редакторы Юлия Губина белән корреспондент Фрида Вәлитова авыл тормышы, сулышы белән танышты.

Бүген Казан Алла Анасы иконасын искә алу көне уңаеннан, иртән-иртүк, авылның Изге Троица чиркәвендә бәйрәм келәве узды. Келәүне отец Михаил белән отец Арсений славян телендә алып барды. Мондый бәйрәмнәрдә чиркәүгә халык шактый җыела икән. Бүген дә 20ләп кеше бар иде.

Чиркәүдә саклана торган борынгы өч иконаны һәм, шулай ук, изге кодрәтләр кылучы иконаны да күрдек.

Келәүдән соң авыл урамында капка төбендә ял итеп утыручы дүрт түти очрады. Болар – Анна түти Егорова, Зоя түти Гуслина, Елизавета түти Афанасьева һәм Зоя түти Шишкина. Урманчы авылы, кешеләре, аларның хәзерге тормышы турында сөйләделәр. Бу бик ягымлы һәм ачык күңелле түтиләр безгә борынгы җыруларны да җырлап күрсәттеләр.

Зоя түти һәм Коля дәдәй Гуслиннар белән 51 ел матур гомер кичерәләр икән. Калган түтиләрнең җамагатлары, кызганыч, чын дөньяга күчкән.

Урманчыдан чыккач, Валентина түти Шайдуллина белән Нина түти Питкова очрады. Чыгышлары белән Урманчыдан булсалар да, хәзерге вакытта күршедәге Зверосовхозда яшәп яталар икән. Алар да бик моңлы булып чыкты, бер-ике җыру җырлап күрсәтте.

Журналистларны каршы алып һәм озатып йөрүче авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Диләрә Хадиева аерым рәхмәтләребезне белдерәбез.

Авыл турында тулырак газетаның киләсе саннарында укыгыз. Фото һәм видеоларны безнең социаль челтәрләребездә күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Мамадыш районы