Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Соң булса да – уң булсын

Безнең Ташкирмән - зур тарихлы авыл. Үзебезнең арабыздан булган берәр карендәшебез тарих битләрен фәнни яктан тикшереп чыкса, әллә ниләр ачыкланыр иде. Кызганычка каршы, бу әле - безнең теләгебез генә булып кала. Үзебез дә инде моңарчы борынгылыкка, әби-бабайлардан калган әйберләргә әллә ни игътибар бирмәдек. Килеп сорап, җыеп йөрүчеләргә, бушка я берничә...

Безнең Ташкирмән - зур тарихлы авыл. Үзебезнең арабыздан булган берәр карендәшебез тарих битләрен фәнни яктан тикшереп чыкса, әллә ниләр ачыкланыр иде. Кызганычка каршы, бу әле - безнең теләгебез генә булып кала. Үзебез дә инде моңарчы борынгылыкка, әби-бабайлардан калган әйберләргә әллә ни игътибар бирмәдек. Килеп сорап, җыеп йөрүчеләргә, бушка я берничә тиенгә кызыгып, бар булган байлыгыбызны биреп җибәрә тордык. Алыгыз, янәсе, безгә бу иске-москы кирәк түгел. Ул иске-москы дигәннәребез арасында борынгы киемнәр, бизәнү әйберләре, тәңкәләр дә байтак иде. Соң булса да - уң булсын, дигәндәй, ниһаять, өлгереп, без дә музей почмагы төзи башладык. Башка биналар булмаганлыктан, җыйган-тапкан әйберләребезне мәктәптәге бер буш кабинетка урнаштырдык. Музей бүлмәсе булдыру турында беренче сүз кузгатучыбыз - мәктәп директоры - Мария Терентьевна Сидорова булды. Сирәк очрый торган экс-понатларыбыз күп, дип әллә ни мактана алмасак та, шактый гына әйберләр тупланды инде. Элекке үрнәк белән чигелгән тәре аллары, карават кырыйлары, бистәр суга торган станок кебек, инде көнкүрешебездән төшеп калган предметлар музей бүлмәсендә үз урыннарын тапты.
Безгә кунаклар күп килә. Бу - авылыбызның "Ожерелье Татарстана" дип аталган проект-ка кертелүе белән дә бәйле. Әле күптән түгел генә 72 кешедән торган мәскәүлеләр төркеме булып китте. 7 июньдә Лаеш Сабантуенда "Керәшен йорты"н күрсәттек. Анда 105 илдән кунаклар булды. Үзебезнең борынгы җыруларыбызны аларга да җырлап бирдек. Кунак-ларга ошаган, диделәр. "Сүрәкә" ансамбле кызлары белән, кая чакырсалар, шунда чыгып китәбез. Берәү дә ялындырып тормый, Ходайга шөкер. Әбиләребез дә бик актив. Күптән түгел изге җиргә - Калабашка чыгып, "Сабан боткасы" пешерделәр.
Безнең якта берничә авыл, Кама күтәрелеп, су астында калган. Малмыш, Мансурово авылларындагы зиратлар да су астында ята. Мансурово авылы чиркәвен шартлатып, аның ташлары белән кабер өсләрен бастырганнар. Башка чара булмаганмы, әллә ваемсыз җаннарның җинаятьчел эшләреме бу - хәзер инде гаеплеләрне эзләүдән файда юк. Күптән түгел генә менә шул су төбендә калган авылга багышлап, Калабашка каратып, кач урнаштырдылар. Кач куелган урынга, изге дип санап, халык йөри башлады. Менә шундый хәлләр бездә. Үткәнебезгә карата хөрмәт уянып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ташкирмән авылы