Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Яңа елда Кибәч авылында фельдшер-акушерлык пункты да төзеләчәк

Питрәч районының Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Галина Токранова 2022 ел нәтиҗәләре белән таныштырды, 2023 елга планнар турында сөйләде.

Эссе җәйләре, мул көзләре, кышкы салкын яңгырлары белән, ак бураннарга уралып, тагын бер ел үтеп китте. Иске елны озатып, яңасын каршы алганда, аның һәр көненә нәтиҗә ясыйсың инде ул. Безнең Кибәч авыл җирлеге өчен дә истә калырлык булды 2022 ел.

Иң беренчесе һәм иң сөенечлесе – хөкүмәтебез безнең авыл жирлегенә 1 миллион 500 мең сум грант бирде. Без ул грант акчасына трактор алдык. Трактор бәясе 2 миллион сум иде. Җитеп бетмәгән акчаны муниципаль район бюджетыннан бирделәр. Аның өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебез зур. Кар көрәү җайланмасы да сатып алдык. Бүгенге көндә үзебезнең тракторга утырып, авыл жирлеге депутаты Михаил Иванович Елгушов авыл урамнарын яуган кардан чистарта.

2022 елда Кибәч авыл җирлегендә халыктан җыелган үзара салым акчасы гомуми файдалану урыннарын төзекләндерүгә тотылды. Аерым алганда, су тәэминаты системасын ремонтлауга 550 мең сум акча китте.

Тройсынны да икенче елның шул бәйрәме җиткәнче истә торырлык итеп матур уздырдык.

Авыл жирлеге башлыгы Рамис Рәимов үзе дә – Кибәч керәшеннәре тормышын яхшырту өчен зур тырышлык күрсәтүче җитәкче. Август аенда ике әбиебезнең 95 яшьлек юбилейлары булды. Алар – Екатерина Морозова һәм Александра Кувшинова. Үзләренә булган игътибарга, хөрмәткә күңелләре тулып, Екатерина Никитична да, Александра Романовна да бүләкләр өчен рәхмәтләрен әйттеләр.

Өлкәннәр ункөнлегендә Золинның крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәбеннән пенсия яшендәге өлкәннәргә азык-төлек тутырылган пакетлар өләшенде. 

Өлкәннәр дигәннән, гаилә тормышларына 50 һәм 60 ел тулган парларны да зурлап котладык. Озак еллар дәвамында дус-тату яшәүче ул гаиләләргә, юбилейлары белән котлап, бүләкләр тапшырдык.

25 ноябрьдә, 2023 елга үзара салым акчасы җыю буенча, җирлектә халык җыены уздырылды. Хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәннән, киңәшкәннән соң, һәр сайлаучыдан 500 сум күләмендә акча җыярга дигән карар чыгарылды. Үзара салым акчасы тракторга тагылмалы жайланмалар алу өчен тотылачак.

Тагын бер зур шатлыгыбыз бар: 2023 елда авылда модульле ФАП төзеләчәк. Ул авылыбыз уртасында, мәдәният йорты янәшәсендә булачак. Декабрьнең соңгы көннәрендә килеп, фельдшер-акушерлык пункты нигезенә урын билгеләп, тимерләр кагып киттеләр.

2023 ел иминлек, сәламәтлек китерсен. Һәр кешенең үзе өчен дә, якыннары өчен дә җаны тыныч булсын. Кибәч авылының барлык йортларында да тәрәзәләр балкып торсын, һәрберсендә кеше яшәсен иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Молодцы! Успехов нашим землякам.