Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Юллар озын булса булсын…

Ара ераклыгы да, һава торышының бозылуы да, юлларның начар булуы да киртә түгел шоферга. Үзенә йөкләнгән эшне намус белән үтәргә ул һәрвакыт әзер - машинасы гына төзек булсын! Тормыш авырлыклары алдында калганда да озак еллар үз профессиясенә тугры калып эшләүче шоферларыбыз күп безнең. Шуларның берсе - Зәй районы Кадер авылында...

Борис бик иртә кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсә. Аерата машина-тракторлар тирәсендә чуалырга ярата ул, техника белән кызыксына. Җәйге каникул вакытында, югары классларда укыганда, Газ - 51 йөк машинасында эшли. Аның бурычы - басудан ындыр табагына кайтарылган ашлыкны киптереп, чистартып амбарларга ташу. Бензин исенә, тузанга батып иртәдән кичкә кадәр эшләсә дә, бер дә "ардым" дип зарланганы булмый. Киресенчә, өлкәннәрнең җай чыккан саен мактап, үсендереп торулары аңа тагы да дәрт, тырышлык өсти. Шофер булуның мактаулы хезмәт икәнлеген аңлап алган егет мәктәпне бетерүгә Чаллы шәһәрендәге автошколага укырга керә.

Ул еллар әле кайчан гына иде кебек югыйсә, хәзер инде үзе 32 еллык хезмәт стажы булган тәҗрибәле шофер, бүгенге көндә "КамгэсФундаментСтрой" төзелеш компаниясендә эшли.

- Безнең алыштыргысыз шоферыбыз ул,- ди аның турында оешманың баш механигы Азат Мугинов. - Эш тәҗрибәсе зур, машина йөртү буенча бөтен төр категориягә дә ия. Кирәк икән авыр йөк машинасын иярли, кирәк икән җиңеленә утыра. Ул техниканы һәрвакыт чиста, төзек тота. Кай төше ватылганын мотор тавышыннан да чамалап ала белә. Аерата җаваплылык сораган төзелеш җайланмалары алып кайтасы булса да ерак юлга аны ышанып чыгарып җибәрәбез.

Әйе, һәркөнне юлда Борис Петрович. Беркөнне Кама Аланына барса, икенче көнне Ижевскига чыгып китә. Я булмаса Мәскәүгә, Казанга, Әлмәткә юл ала. Юлларның җиңелен дә, авырын да күп күргән ул. Озак еллар дальнобойщик булып, КамАЗлар куганда, юллар челтәре буйлап Россияне генә айкап калмыйча, чит илләргә кадәр барып җиткән. Кышкы суыкларда ягулык катып, Себер юлларында калганы да, ком далаларында ватылып яткан чаклары да күп була аның.

- Элек тә криминал белән бәйле куркыныч хәлләр турында күп сөйлиләр иде, хәзер дә ишеткәләп торабыз. Һәрвакыт юлда булуыгызга хатыныгыз ничек карый, - дип кызыксынам?

- Беренче елларны бик борчыла иде. Өйгә әйләнеп кайтканчы "ут йотып" тора иде. Соңга таба, кесә телефоны барлыкка килгәч, ияләшә төште, тынычланды.

- Шулай да якын араларны үз итәсезме, әллә инде ерак командировкаларга чыгып китү ошыйрак төшәме?

- Өйрәнелгән гадәт микән инде, никтер күңел үзеннән-үзе ерак араларга тартыла. Һәрбер юл сәфәреннән ниндидер бер ачыш ясыйсың, яңалык табасың кебек - илләр-җирләр гизәсең, шәһәрләр-авыллар күрәсең, читтәгеләрнең яшәү рәвешләре белән танышасың...

- Юллар бит әле аерата куркыныч объектлар булып та санала. Аварияләр аркасында күпме транспорт сафтан чыга, кешеләр имгәнә, гомерләр өзелә...

- Шулай шул. Руль артына утырдыңмы, барлык игътибарың юлда булырга тиеш. Бигрәк тә яшьләр тизлек яраталар. Машина йөртүчене тормыш белән үлемнән тәҗрибәләр җыелмасы гына аерып тора. Әмма тәҗрибә тупланмасы никадәр калын булмасын, тизлекне арттыра барган саен ул юкара башлый. Тизлек яратучылар аркасында башкалар корбан була, шунысы кызганыч. ...Юллар, юллар озын булса булсын, тик соңгысы гына булмасын, дип җырлана бит җырда да.

Әйе, руль артында утырган барча шоферларның да барган юллары өзелмәсен, җитез генә кирәкле җирләренә барып җитеп, исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар. Төзек юллар, уңай җилләр юлдаш булсын үзләренә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев