Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Яхшы исем малдан артык

Үз эшеңне хөрмәт итсәң, аны күңелең биреп башкарсаң гына, яңа үрләргә менеп, җиңү яулап буладыр ул. Врач, авыру кебек сүзләрне әйткәндә, күз алдына күп вакыт ак халатлы, күзләреннән җылы нурлар бөркелгән хатын-кызлар килеп баса. Бигрәк тә авыл фельдшерлары турында сүз барса. Ә менә безнең Мөслим районы Яңа Усы авылында бу...

Фельдшерыбыз ял дими, көн-төн дими, яңгыр, кар, буран дими, авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып яши, һәрвакыт авылдашларыбызга ярдәмгә ашыга. Ул һәркемнең нинди чирләр белән авырганын белеп тора, вакытында прививкаларын ясый, яшь балалар сәламәтлегенә бик зур җаваплылык белән карый. Ә әби-бабайлар: "Альберт шулай кушты бит", - диеп, кушкан бар киңәшләрне дә төгәл итеп үтиләр. Кешедә яшәргә өмет уята белә ул.

Республикабызда менә инде дүртенче тапкыр медицина хезмәткәрләре арасында "Ак чәчәкләр" дигән конкурс үтә. 2011 елда бу конкурста Альберт Николаевич та катнашты. Конкурста 100 эш каралып, шулар арасыннан унсигезе сайлап алына. Альберт Тимашев "Ел медицина хезмәткәре" номинациясендә җиңеп, Израильгә путевка белән бүләкләнә. Ниһаять, декабрь аенда Альберт Николаевич чит илгә чыгып, дөнья күреп кайтты. Без мәктәп укучылары белән көн дә аның хәлен белеп тордык, дәрес саен балалар белән картадан Тель-Авив шәһәрен табып, аның табигате, халкы белән таныштык.

Израильдән кайту белән, фельдшерыбызны мәктәпкә очрашуга чакырдык. Ул безгә үзе күргән җирләр турында сөйләде, фотолар, Израильнең больницалары турында кино күрсәтте. Бу илдә бар җирдә дә чисталык, пөхтәлек әллә кайдан күренеп тора. Бик авыр чирләргә дә дарулар уйлап табалар, төрле ил кешеләренә яңа органнар да куялар икән. Альберт Николаевич укучыларга һәм укытучыларга еврейларның ничек итеп сәламәт яшәүләре турында сөйләде. Алар свежий ризыклар белән генә тукланалар, врачларга да вакытында баралар, велосипедларда күп йөриләр, көнгә ун мең адым җәяү атларга тырышалар икән.

Альберт Николаевичка ныклы сәламәтлек телисем килә, чөнки ул сәламәт булса, без дә үзебезне ышанычлы фельдшерыбыз кулларында сәламәт тоярбыз. Бәхетле семьяда балаларының куанычын гына күреп яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Усы фельдшер врач Тимашев