Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

ТУГАНЫЕБЫЗ МИРАСЫН ДӨНЬЯГА ЧЫГАРЫЙК!

Быел январь аенда язучы Ямаш Игәнәйнең тууына 75 яшь тулды. Бу турыда газетада инде байтак язмалар бирелде. Иҗат кичәсен үткәрергә кирәклеге, язучы исән чакта ук чыгарырга әзерләгән шигырьләр җыентыгының әле дә бастырылмавы, шагыйрьнең туган ягы - Сарман төбәгендә бу талантлы затка тиешле игътибар бирелмәве турында да көенеп яздык. Тик сүзләребез...

Бик кызганыч... Кем соң ул Ямаш Игәнәй, дигәндә, сораган кешеләрнең кулына тоттырырлык сайланма әсәрләрен дә чыгарып булмасын әле... Керәшеннәрдән чыккан язучылар, шагыйрьләр дистәләр белән исәпләнсә, ярарда иде, бармак белән генә санарлык бит алар. Безнең кем булуыбызны, эреп юкка чыгарга тиеш түгеллегебезне Ямаш Игәнәй үз шигырьләрендә ап-ачык итеп әйтеп калдырган.

Җир йөзендә күпме керәшен бар,

Илдә-көндә күпме исәбе?

Кем әйтәлә, нәсел-нәсәбенең

Сау-тазамы тамыры, үзәге?

Карлы-бозлы яңгыр, заман җиле

Бәгыреңне өтеп исәме?

Яман телләр җанга салган яра

Үзәгеңне әрнеп өзәме?

Иркә ачып бер утырыйк әле,

Эчең бушар, зарың сөйләрсең.

Синдәй эчкерсез зат бүтән юк бит,

Карендәшем, асыл керәшен.

Инде ару гына яшә берүк,

Келәүләрең кирләп китмәсен.

Имәндәй нык, таза нәсәбеңнең

Бөреләрен кырау өтмәсен...

Җаннарыбызга кырау тимәсен, дип борчыла шагыйрь. Әллә инде ул кырау дигәннәре тиеп тә өлгердеме?!

Соңгы вакытта, Ямаш Игәнәй язмышын кайгыртып, редакциягә керүчеләр, хат язучылар күбәеп китмәсә, шагыйрьнең китабын бастыру уе бәлки тагын артка чигәр иде. Минзәлә районы Югары Юшады авылыннан Татьяна Миронова хаты басылгач (Анда Югары Юшады авылы кешеләренең Ямаш Игәнәй китабын бастырырга ярдәм йөзеннән 7650 сум акча җыюлары турында язылган иде), бу игелекле эшкә башкаларның да үз өлешләрен кертергә теләкләре булуы ачыкланды. Сарман районы Ләке авылында туып, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшәүче Ольга Халикова, Валентина Головиналар да берәр мең сум акча калдырып киттеләр. Алар Ләке авылы кешеләре арасында китапны бастырырга акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр тагын да табылыр әле, дигән ышанычларын белдерделәр. Хәзерге вакытта китап чыгаруның нинди мәшәкатьле, чыгымлы эш икәнен бу өлкәдә эшләп караган кеше үзе генә беләдер. Җитәрлек күләмдә акча җыелды да, ди. Аның белән нишләргә? Китапны бастыру артыннан кем йөри? Без, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре, бергә җыелып киңәшкәннән соң, аерым кешеләр китергән акчаларны үзебездә җыя барырга, дигән карарга килдек. Моннан тыш, башкара торган вазифалары, тоткан урыннары буенча Ямаш Игәнәй иҗатына карата битараф булмаска тиешле җитәкчеләргә дә ачык хатлар белән чыгарга булдык.

1998 елның 21 мартында Ямаш Игәнәйнең 60 еллык юбилеен үткәргән кичәдә Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Гыйләҗев түбәндәге сүзләрне әйтә: "Мин керәшеннәр арасында, Зәй районы Югары Баграж авылында үстем. Керәшеннәр зур ихтирамга лаек халык. Дөрес, аларны элек болай зурлап булмады, "керәшен" сүзе чыкты исә, сәхнәдән үк сөйрәп төшерә торганнар иде. Ниһаять, Ямаш Игәнәй дә чын бәясен ала башлады. Безнең бурыч - аның иҗатын, якты исемен киләчәк буыннарга тапшыру. Ул халкыбызның намуслы, игелекле улы иде", - ди. Бу сүзләр белән кем ризалашмас?!

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Закиров Нәфис Габделкасимовичка

Ачык хат

Хөрмәтле Нәфис Габделкасимович!

Бу елның 10 январенда Сарман районы Ләке авылында туып-үскән якташыгыз, әдәбият тарихына Ямаш Игәнәй исеме белән кереп калган танылган шагыйрь, журналист Ананий Маловның тууына 75 ел булды. Үткен каләмле журналист, үз фикерен эзлекле әйтә белүче, тирән фикерле публицист, бүгенге көндә дә көн кадагына сугардай шигырьләр авторы Ямаш Игәнәй авылдашлары, райондашлары күңелендә үзенең лаеклы урынын алган кеше. 1993 елны чыга башлаган "Керәшен сүзе" газетасының беренче редакторы буларак та, ул республиканың төрле төбәкләрендә, шул исәптән Сарман районы территориясендә дә гомер итүче керәшеннәр өчен якын һәм ихтирамга лаек шәхес. Аның туган авылы Ләке мәктәбе бүгенге көндә Ямаш Игәнәй исемен йөртә, мәктәптә шагыйрьнең музее булдырылды.

Кызганычка каршы, Ямаш Игәнәй арабыздан иртә - 60 яшендә үк китеп барды. Шушы кыска гына гомер эчендә дә ул күп эшләп, әйтәсе килгәннәрен шигырь юлларына салып калдырды.

Үзе исән чакта Ямаш Игәнәйнең "Бәддога", "Йолдыз булып ян" (1983), "Игелекле төбәк" (1987), "Сәфәр чыгам" (1981), "Хәзинәләр иле" (1984) исемле китаплары дөнья күреп, укучылар тарафыннан яратып кабул ителде, шигырьләре мәктәп программаларына кертелде. Ләкин аның әле бүгенге көнгә кадәр басылмаган шигырьләре дә күп.

Быелгы юбилей елында шагыйрьнең шигырьләрен туплап, китап итеп бастырып чыгару кирәк.

Без, "Туганайлар" культура-агарту керәшен гәҗите редакциясе коллективы, менә шул изге эшне тормышка ашыруда ярдәм итүегезне сорап, Сезгә мөрәҗәгать итәбез. Һәр төбәк үзендә туып-үскән, таныл-ган шәхесләрен зурлый, аларның тагын да илкүләм танылуларына үзеннән өлеш кертә. Без дә, Татарстан язучылар союзы члены, шагыйрь Ямаш Игәнәйнең иҗат җимешләрен халык арасында таратуга, шушы юбилей елында аның әле беркайда да басылмаган шигырьләреннән төзелгән китабын бастырып чыгаруга Сарман муниципаль районы да үз өлешен кертер, дип ышанып калабыз.

Хөрмәт белән,

"Туганайлар" газетасы коллективы

Татарстан Республикасы Язучылар Союзы рәисе Рафис Корбановка

АЧЫК ХАТ

Хөрмәтле Рафис әфәнде!

Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән, 1997 елда 60 яшен дә тутырмыйча арабыздан китеп барган язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар союзы члены Ямаш Игәнәйнең (Ананий Малов) тууына быел 75 яшь булды. Ул үткен каләмле журналист, тирән эчтәлектәге публицистик әсәрләр авторы, сабый күңелле, дөреслекне яклаучы шагыйрь иде. Үзе исән чакта дөнья күргән китаплары әдәбият сөючеләр арасында тиз таралып, шигырьләре мәктәп программаларына да кертелде. Ямаш Игәнәй әсәрләре Хәсән Туфан, Кадыйр Сибгатуллин, Равил Фәйзуллин һәм башка күп кенә шагыйрьләр, язучылар тарафыннан танылу тапты, мактауга лаек булды.

1998 елны шагыйрьнең туган ягы Сарман районы Ләке авылында 60 яшьлек юбилее уздырылды. Анда Татарстан Язучылар Союзыннан Данил Салихов җитәкчелегендәге бер төркем язучылар килде. Шушы мөхтәрәм делегация халык алдында, шагыйрьнең әле дөнья күрмәгән шигырьләрен туплап, китап итеп бастырабыз, дип вәгъдә бирде. Ләкин, кызганычка каршы, менә 15 ел вакыт узса да, әлегә ул вәгъдә үтәлмәде. Алай гына да түгел, шагыйрьнең Язучылар Союзы аркылы нәшриятка тапшырылган, бастырырга әзерләгән китап-макеты да юкка чыкты.

Без, "Туганайлар" газетасы коллективы, Ямаш Игәнәйнең әлегә басылмаган шигырьләрен яңадан туплап, китап итеп бастырырга әзерләдек. Һәм шушы китапның дөнья күрүендә Сезнең ярдәм итүегезне сорыйбыз. Якты дөньядан иртә китсә дә, ул әле чордашлары, укучылары күңелендә яши. Аның иҗаты күпләргә үрнәк булып тора, моннан 20-25 ел элек әйтелгән фикерләре бүген дә бик актуаль. Татарстан Республикасы Язучылар союзы үзенең, якты дөньядан киткән каләмдәшләрен дә кайгыртып тора, дип ышанасы килә.

Ихтирам белән,

"Туганайлар" газетасы коллективы

Татарстан язучылар Союзының Яр Чаллы шәһәре бүлеге коллективына һәм җитәкчесе язучы Вахит Имамовка

Ачык хат

Хөрмәтле Чаллы язучылары!

Быел гомеренең күпчелек өлешен Чаллыда уздырып, аның мәдәни дөньясында кайнаган, иҗат уты белән янган, 1992 елда Чаллы язучылар бүлегенең җитәкчесе булган шагыйрь Ямаш Игәнәйнең (Ананий Малов) тууына 75 ел булды. Арабыздан иртә китеп барган нечкә күңелле, туры сүзле каләм иясе чордашлары күңелендә әле дә яши. Аның тирән фикерләре публицистик әсәрләренә салынган. Лирик шигырьләре янәшәсендә дөреслекне ярып әйтә торганнары да күп. Үзе исән чакта дөнья күргән китаплары әнә шул турыда сөйли. Шагыйрьнең бастырырга әзерләп тә, басылмыйча калган шигырьләре әле бүгенге көнгә кадәр үз чиратын көтеп ята. Бу шагыйрьнең исеме онытылмаска, язган әсәрләре үз укучысын табарга тиеш. Иҗат кешесенең иҗат җимешләре халык яратып кабул итсә генә кадерле була. Ә Ямаш Игәнәй үз вакытында укучысын тапкан, хөрмәт яулаган шәхес. Ул онытылмаска, әйтәсе килгән сүзләре яшь буынга да барып ирешергә тиеш.

Без, "Туганайлар" культура-агарту керәшен гәҗите коллективы, шагыйрь Ямаш Игәнәйнең әле басылмыйча калган шигырьләрен туплап, китап итеп бастыруда ярдәм итүегезне сорыйбыз. Кечкенә генә шатлык-куанычка да балалардай сөенә белгән, барлык авырлыкларны, проблемаларны үзенең йөрәге аша уздырып, арабыздан иртә китеп барган Ананий Маловның якты истәлегенә багышланган бу изге эшне бергәләп тормышка ашыра алырбыз, дип ышанабыз.

Ихтирам белән,

"Туганайлар" газетасы коллективы

Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе И. М. Егоровка

АЧЫК ХАТ

Хөрмәтле Иван Михайлович!

90 еллар башында яңарыш кичергән керәшен этнографик хәрәкәтенең башында торган "Керәшен сүзе" (1993-2002) газетасының беренче редакторы, күренекле шагыйрь, публицист Ямаш Игәнәйнең (Ананий Малов) 75 еллык юбилее уңаеннан, аның әдәби мирасын туплап бастыруны сорап, редакциябезгә хатлар килә. Быелгысы елда "Керәшен сүзе" газетасы чыга башлауга 20 ел тулуны да исәпкә алсак, шагыйрьнең инде дистә елдан артык бастырылуны көтеп яткан ике томлык китабын чыгару мәсьәләсе тагын актуальләшә төшә. "Туганайлар" газетасы коллективы шушы изге эшне башлау инициативасы белән чыга. Республика язучылары, шагыйрьнең якташлары белән беррәттән, Татарстан Республикасы Керәшен оешмасы, керәшен җәмәгатьчелеге дә бу башлангычны күтәреп алыр һәм аны тормышка ашыруда ярдәм итәр, дигән өметтә калабыз.

Ихтирам белән,

"Туганайлар" газетасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ямаш Игәнәй Ананий Малов