Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Тартучыларны тыеп булырмы

Агымдагы елның 1 июненнән җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы закон эшли башлады.

Ул закон нигезендә барлык дәүләт учреждениеләре, югары уку йортлары, больницалар, стадион территорияләрендә, рестораннарда, вокзалларда, поездларда тәмәке тарту тыела. Предприятиеләрдә, офисларда, әгәр җи-тәкчелек кирәк дип тапса, әлегә "тартучылар өчен махсус урыннар" калдырыла. Спорт һәм балалар мәйданчыкларында, автозаправка яннарында гына түгел, лифтта да, подъездларда да тартырга рөхсәт юк хәзер. Әгәр инде закон бозып, полиция хезмәткәрләренә эләксәң, 1000 сумнан 1500 сумга кадәр күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Балигъ булмаган балаларны тәмәке тартырга котырткан, өйрәткән, я сигарет биреп торган кешеләрне дә җәза көтә. Аларга штраф күләме 500дән 1000 сумга кадәр каралган. Тәмәке җитештерүче компанияләргә спонсорлык ярдәме күрсәтү, тәмәкене рекламалау да тыела. Закон көченә керсә дә, тарту тыелган урыннарга кисәтүче билгеләр урнаштырылмаган әле. Кабул ителгән, тик чикләре конкретлаш-тырылмаган законның үтәлешен күзәтү ничек алып барылыр, моны әйтүе кыен.
Тәмәке турындагы закон, өлешләп-өлешләп, 2017 елга кадәр тормышка ашырылачак. 2014 ел башыннан тәмәкенең бәясе күтәрелә. 2015 елның 1 январеннан җәмәгать урыннарында тарту тулысынча тыела. Белгечләр мәгълүматларына караганда, тарту аркасында Россиядә 100 меңнән 200 меңгә кадәр кеше үлә икән. Бу - коточкыч саннар. Законның кабул ителүе - шушы афәтне туктату юлында бер адым. Калган адымнары уңышлы булсын.
Үзебезнең сайтта "Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы законга ничек карыйсыз?" дигән сораш-тыру үткәрдек. Сайлау өчен дүрт вариант бирелде:
1. Күптән кирәк иде
2. Ничек тарттым, шулай тартачакмын
3. Бу - кешенең иреген чикләү дип саныйм
4. Законның эшләвенә шикләнәм
60 процент респондент беренче вариантны, 30 проценты - дүртенче вариантны, 5әр проценты - 2 нче һәм 3 нче вариантларны күрсәтте. "Күптән кирәк иде" дигән җавапны сайлаучыларның күп-леге күңелдә өмет уята. Законның эшләвен күзәтүне - полиция өстенә генә аудармыйча, бөтен ил белән башкарсак кына, ниндидер уңай нәтиҗәгә ирешеп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа закон тәмәке тарту тәмәке тартуны тыю