Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

СӘНӘК БЕЛӘН ТҮГЕЛ, КАЛӘМ БЕЛӘН

Май ае бәйрәмнәргә бик бай. Яшәрү, ямьләнү ае булуы өстенә, күзләрдән шатлык яше китерә торган Бөек Җиңү бәйрәме дә майга туры килә. Менә инде байтак еллар рәттән сиреньнәр шау чәчәккә күмелгән, алмагачлар ак болытларга әверелгән чорда, 19 май көнендә Татарстан журналистлары да үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Чебешләрне көзен санаган...

Май ае бәйрәмнәргә бик бай. Яшәрү, ямьләнү ае булуы өстенә, күзләрдән шатлык яше китерә торган Бөек Җиңү бәйрәме дә майга туры килә. Менә инде байтак еллар рәттән сиреньнәр шау чәчәккә күмелгән, алмагачлар ак болытларга әверелгән чорда, 19 май көнендә Татарстан журналистлары да үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Чебешләрне көзен санаган күк, журналистика өлкәсендәге уңышларны шушы көнне барлыйлар, иң-иңнәрне атыйлар, "Бәллүр каләм" журналистлар конкурсының йомгаклары да 19 май көнне ясала. Профессиональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган коллегаларны да, арабыздан киткән хезмәттәшләрне дә шушы көнне искә алалар, матбугат ветераннарын олылыйлар. Бу урында "Керәшен сүзе" газетасының беренче редакторы Ананий Маловны, учредителе Николай Антоновны, мәрхүм махсус хәбәрчеләребез Петр Кузьминны, Михаил Михайловны һәм керәшен матбугаты үсешенә үзеннән нинди дә булса өлеш керткән барлык карендәшләребезне искә алып китү кирәк.

"Туганайлар" газетасы редакциясе коллективы әлеге бәйрәмне быел унынчы елын каршылый, без, бик зур яшьтә булмасак та, юбилярлар! Кечкенә генә коллективыбыз, берничә бөртек журналистларыбыз белән зур, җаваплы, халкыбызга кирәкле эш башкарып ятабыз. Аз булсак та, зур проблемалар күтәрәбез, Татарстан матбугатында үз урыныбызны табарга, үз сүзебезне әйтергә, ил күләмендә торган проблемалар чишелешенә үз өлешебезне кертергә, бөтен дөньяны яулап килүче информацион технологияләрдән артта калмаска, бүгенге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә омтылабыз. Газетабызның кәгазь битләрендә генә түгел, интернет челтәрендә дә чыгып килүе, үзенең укучысын "Вконтакте", "Facebook", "Одноклассники" социаль группаларында да табуы журналистларыбызның бүгенге көн таләпләренә туры килүче чын профессионаллар икәнен күрсәтә. 10 яшьлек коллективыбызда инде 10 ел буена эшләүчеләре дә, журналистика өлкәсендә әле беренче адымнарын ясаучылары да бар.

Бүгенге көн журналисты татар, рус телләрен камил белүдән кала, чит телдә дә аралашырга, дәүләт телләрендә яза, сөйли белергә, материалларны компьютерда җыя, интернет аша тапшыра, фото, видеоматериаллар белән эшли, аларны эшкәртә, халык теле белән әйтсәк, "ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә" белергә тиеш. Моннан кала, әле кеше арасына чыгарлык йөз-кыяфәте дә, теләсә кемне сөйләтеп, теләсә кайчан, теләсә кайдан, теләсә кемнән информация җыярлык әрсезлеге, осталыгы, информацияне сатып алырлык та, сатып җибәрерлек тә таланты булырга тиеш журналистның. Әйе, әйе! Информацияне җыю, язу белән эш бетми, базар экономиясе шартлары журналистлардан бүген шуны да таләп итә. Конкуренция! Сүз түләүле материаллар, белдерүләр, рекламалар, икенче сүз белән әйткәндә, газетага өстәмә керем кертү ысуллары турында бара. Брежнев бабабыз әйтмешли, җыр тудыру өчен ипи кирәк! Ипигә килгәндә, табыныбыз һәрчак мул, дип мактана алмыйбыз. Апрель аенда гына булып узган Татарстан журналистлары съездында татар газеталары өчен реклама юлы белән акча табуны суга сәнәк белән язуга тиңләделәр. Ә без кәгазьгә каләм белән язабыз, газетабызның битләрендә урын рекламаларга түгел, шигырьгә, җырга, прозага, культурага, тарихка, йола-традицияләргә, укучыларыбыз хатларына түрдән бирелә. Халкыбызның культурасы үсешенә, тарихи мирасыбызны саклау-үстерүгә, рухи байлыкларыбызны киләсе буынга тапшыру эшенә хезмәт итүне, республикабызда яшәүче халыкларның үзара дуслыгын ныгытуга өлеш кертүне үзебезнең изге бурычыбыз дип саныйбыз һәм шушы олы миссияне үтәргә тырышкан өчен дәүләтебез ярдәменнән ташламас, дигән өметтә калабыз.

Яшәргә, эшләргә көч бирүче укучыларыбызга, ярдәменнән ташламаучы спонсорларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткереп, җыр тудыручы коллегаларыбызны, махсус хәбәрчеләребезне профессиональ бәйрәмебез белән котлыйбыз! Дөнья булгач, ипие генә түгел, җыры да кирәк. Ходай кушса, алга таба да бергә-бергә хур булмабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: журналистлар туганайлар гәҗите