Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Олы җырчыбыз белән хушлаштык

Татар җыр сәнгатенә 40 ел хезмәт иткән, беренче тапкыр керәшен җыруларын сәхнәдән яңгыраткан олы җырчыбыз Раиса Тимофеева 12 май көнне арабыздан китте. Ул 85нче яше белән бара иде.

Соңгы елларда сәламәтлеге шактый какшауга карамастан, Раиса Григорьевна җыр-сәнгать дөньясы белән гел кызыксынып яшәде, хәтер-истәлекләрен укучылары белән даими бүлешеп торды. Бүген без керәшен сәнгатенең киләчәге өчен чын йөрәктән борчылучыларның берсен - иң-иң олысын югалттык...

Бер очрашуыбызда: "Ничек уйлыйсыз, без, керәшеннәр, югалтканнарыбызны кайтара, булган биеклегебезгә минеп җитә алырбызмы? - дигән сорауга: - Бүгенгедәй ваемсыз булсак, югалтканнарны кайтару түгел, булганнарны да саклый алмабыз. Бер йодрык булып, бер максатны куеп эшлисе урында, без бит әле Крылов мәсәлендәге кебек, йөкне төрле якка тартучы Кысла, Аккош, Чуртанны хәтерләтәбез", - дигән иде ул, борчылып...

Раиса Григорьевна елның иң матур чорында - Җиңү бәйрәме көннәрендә арабыздан китеп барды. Җиңү көне - аның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе иде. Сугыш китергән ачы хәсрәтләрне татыган кеше буларак та, Җиңү алып килгән шатлыклы хисләрне кичергән кеше буларак та, аның өчен бик кадерле булды ул бәйрәм... Раиса Тимофеевның үлеме - халкыбыз өчен чиксез зур югалту. Үзе арабызда булмаса да, аның якты образы хәтерләрдә озак сакланыр.

Раиса Тимофеева 14 май көнне туган авылы - Тукай районы Борды авылы зиратында җирләнәчәк.

Тимофеева Раиса Григорьевна - певица, заслуженная артистка ТАССР. Род. В 1929 г. в. с. Бурды Челнинского кантона (ныне - Тукаевского района РТ), Окончила Казанское музыкальное училище. До 1958 г. была солисткой Государственного ансамбля песни и танца Тат. АССР, затем (до 1986 г.) - артистка Татарской гос. филармонии. Обладательница уникального контральто низкого и глубокого тембра, необыкновенного задушевного звучания, она быстро приковала к себе внимание широкого слушателя. Была первым пропагандистом кряшенской песни с большой сцены и по радио. М.Глухов. Татарика. Энциклопедия. Изд. "Ватан", Казань, 1997. - 442 с.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раиса Тимофеева хушлашу