Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Назаровка кунак төшерде

Троицы - Самара өлкәсендә бердәнбер керәшен авылы Назаровканың престол бәйрәме ул. Элек-электән бу көнне авыл кешеләре урман буена чыгып, Ходайдан муллык, бәрәкәт сораганнар. Чуклы каен янәшәсендә табын корып, бу көнне башкарылырга тиешле җырлар җырлаганнар.

Ә быел исә назаровкалылар Тройсынны кунаклар чакырып, район күләмендә зурлап бәйрәм итәргә булдылар. Бу хәбәр Россиянең төрле почмакларына таралышкан авылдашларны да, күрше авыллардан килүчеләрне дә җыйган иде. Ата-бабадан калган гадәт буенча, авыл халкы кунакларны ипи-тоз, җыр-бию белән зурлап каршы алды. Өстән туктаусыз явып торган яңгыр кешеләрне табигать кочагыннан авыл клубына кайтырга мәҗбүр итсә дә, берәүнең дә кәефе кырылмады, киресенчә, Тройсын көнне яңгыр явуын яхшыга гына юрадылар. Клуб эче, басып торырлык та урын калмыйча, шыгрым тулган иде.

Бәйрәмдә район башлыгы Иван Николаевич Соловьев, Чаллы керәшен җәмгыяте вәкилләре һәм башка күп кунаклар катнашты.

Район җитәкчесе, бәйрәмне башлап, халыкны Тройсын бәйрәме белән котлады һәм:

- Назаровка халкы гомер-гомергә тырыш, бердәм булып аерылып торды. Нәрсәгә генә тотынсалар да "менә дигән!" итеп башкаралар. Аякларына ап-ак носки, ялтырап торган галуш кигән Назаровка түтиләре үзләре генә дә ни тора! Биредә яшәүчеләрнең элеккедән килгән традицияләрне, гореф-гадәтләрне онытмыйча саклап калырга тырышулары зур мактауга лаек, - дип үзенең сок-лануын белдерде.

Аллы-гөлле яулык-лар, тасмалар белән бизәлгән Тройсын символы - чуклы каенның урыны түрдә булды. Сәхнәнең төп хуҗалары - "Натукай" һәм Чаллыдан килгән Райчка Ипиева җитәкләгән "Карендәшләр" фольклор ансамбльләре башкарган җыруларда моң, милли үзенчәлек, халыкчанлык чагылса, Виталий Агаповның "Моңлы Чаллы" җыр театры артистлары башкарган дәртле җырлар, ямь өстенә ямь булды. Кунак ашы - кара-каршы, дигәндәй, чаллылылар буш кул белән килмәгәннәр, алар назаровкалыларга бәйрәм бүләге итеп керәшеннәр арасыннан чыккан Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган стенд һәм концерт баяны алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тройсын Назаровка Самара Троица Самара өлкәсе