Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Ләке тудырган, Теләнче Тамак үстергән

Алдымда Чаллы әдибе, үзешчән композитор Рубис Зариповның "Мәгарифнең якты йолдызы" дигән китабы ята. Китап авторы - тумышы белән Сарман районы Теләнче Тамак авылыннан. Биредә сабый чагы, үсмер еллары узган, биредә урта мәктәпне дә тәмамлаган.

Рубис абый - тынгысыз зат. Ул гел юлда: өлкәннәрнең истәлек-ләрен язып ала, ке-шеләр белән очраша, архивларда "казына", яза, тагын юлга кузгала. Аның белән очрашуга барганда, авторның Чаллыдагы квартирасына тукталып кына алуы иде.

"Мәгарифнең якты йолдызы" дигән китап озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән карендәшебез Иван Кириллович Тумреев тормышына багышланган. Ничек нәкъ менә аның турында китап чыгарырга булдыгыз, дигән соравыма каршы Рубис абый:

- Иван Кириллович Теләнче Тамак мәктәбендә мине физика фәненнән укытты. Андый кеше турында язмый калырга хакым юк иде, - диде.

Бу китапның беренче өлешендә Иван Кирилловичның үз истәлекләре урнаштырылган. Ул башта нәселе, туганнары, аннан илдәге хәлләр турында уйлануларын яза. Ил белән Сталин идарә иткән чор әлегә кадәр тарих китапларында да буталчык бирелгән, ә Иван Кириллович язып калдырган истәлекләрне укыгач, бу вакыт турында ачык картина туа. Китапта Бөек Ватан сугышы фронтлары юлларыннан, икенче Бөтенроссия укытучылар съездыннан хәбәрләр китерелгән. Китапның икенче өлешендә И.К.Тумреев турында туганнарының һәм хезмәттәшләренең истәлекләре, авторның бу игелекле кешегә карата рәхмәт сүзләре һәм "Олпат йөрәкле идең" дигән шигыре бирелгән.

"Мәгарифнең якты йолдызы" китабына Иван Тумреев тормышы белән бәйле бик күп фотографияләр дә кертелгән.

1937 елда Казан педагогия институтының II курс студентлары, 1938-39 елгы чыгарылыш укучылары (Те-ләнче Тамак мәктәбе), 1960 елда Мәскәүдә укытучыларның II Бө-тенроссия съездында катнашучыларның фо-тосурәтләре һәм башкалар белән таныша алабыз.

Элекке Ворошилов районы (хәзерге Сарман) Ләке авылында туып-үсеп, хезмәт юлын Теләнче Тамак авылында башлап, шунда төгәлләгән Иван Тумреевны белүчеләргә, аның укучыларына, Сарман ягы кешеләренә "Мәгарифнең якты йолдызы" дигән китап белән танышу бик кызыклы булыр. Әлеге китапны алырга теләүчеләр түбәндәге телефон буенча шалтырата алалар:

өй телефоны: 39 28 60

сот.: 8 917 398 36 51

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф китап