Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Китап чыгару – өй төзү түгел

Менә инде 2013 елга аяк бастык. Бу ел башын, башка карендәшләребез кебек, без дә көтеп алдык. Җирне аклап, чистартып, ак карлар яуган вакытта һәр елны сөекле язучыбыз Ямаш Игәнәйнең - Ананий Маловның туган көнен билгеләп үтәбез.

Быелгы туган көнен аеруча көттек - чөнки ул олы юбилей елы. Исән булса, Ананий дәдәбезгә 75 яшь тулган булыр иде. Мондый гомер бәйрәмнәрендә бөтен язучыларны да олылыйлар, мактаулы исемнәр бирәләр, китапларын чыгаралар. Үзе исән булса, Ямаш Игәнәйне дә зурларлар, халык белән заллар тутырып, иҗат кичәләрен үткәрерләр иде. Ә бәлки, исән булса да искә алмаслар иде, андый хәлләр дә була бездә. Әйдәгез, яхшысын юрыйк, карендәш язучыны зурларлар иде, дигән ышанычта калыйк. Тик ул исән түгел шул инде. Шуңадыр да, әдипнең 75 еллык юбилее дип, әллә ни шаулаган кеше булмады. Язучылар оешмасы да, Чаллы язучылары үзәге дә, Республика керәшен оешмасы да инициатива күрсәтмәсеннәр дә, ди. Тик Ямаш Игәнәйнең үзе исән чакта ук бастырырга әзерләгән ике томлык шигырьләр җыентыгын чыгарып була иде, югыйсә. Ул җыентыкны чыгарырга өй төзергә киткән хәтле акча кирәк түгел бит. Бу эшне башлап йөрергә тиешле кешеләрнең шулкадәр битараф булулары җанны әрнетә. Ул ике томлыкны кулга алып, йөрәк ачысы белән язган шигырьләрен уку турында инде ничә еллардан бирле хыялланабыз. Язучының үлгәненә дә 15 ел үтеп киткән.

Авылдашлар - Минзәлә районы Юшады авылы кешеләре белән киңәш-табыш итештек тә, ул китапны чыгарырга үзебездән бераз взнос кертергә булдык. Авылыбызда яшьләр юк диярлек. Күбебез - пенсионерлар. Җыелган акчабыз бик күп булмаса да, эшне башлап җибәрергә ярап куяр, дип уйладык. Башка карендәшләребез дә бу эштән читтә калмаслар, үз өлешләрен кертерләр, дип өметләнәбез. Ямаш Игәнәй кебек олы затларыбыз күп түгел. Ул иҗаты белән Татарстан дәүләтенә хезмәт итте. Шуңа күрә бу эшнең өстән оештырылуы кирәк тә бит. Оятыбызга каршы, менә шушылай кул сузып, халыктан акча җыеп, китап чыгарырга кала. Авылдашларыбыздан җыйган 7650 сум акчаны "Туганайлар" адресына җибәрәбез. Башкалар да игелекле эштән читтә калмаслар, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ямаш Игәнәй Ананий Малов Ямаш Игеней