Туганайлар

Күңелендә һаман яз башы

Зәй районы Югары Баграж авылында туып, гомеренең күпчелек өлешен Чаллы шәһәрендә яшәп үткәрүче Юлиан Макарович Герасимов әле күптән түгел 90 яшьлек юбилеен үткәрде. Шул уңайдан ул "Күңелемдә һаман яз башы" дигән китабын бастырып чыгарды.

Китапка Юлиан Макаровичның "Язмыш" дип аталган поэмасы, төрле елларда язган шигырьләре кертелгән. Җыентыкның кереш өлешен автор үзе язган. Укучысына ул түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә: "Бу шигырьләр җыентыгында укучылар үзләренә кирәкле нәрсәләр: яшь егетләр үзләренең яраткан кызларына җырлау өчен җырлар, кызлар үзләренә ошаган җырлар, шигырьләр, авыру кешеләр иман, кайберәүләр үз-үзләрен кулга алу өчен, формулалар табарлар. Керәшен карендәшләр, татар кардәшләребез дә бирелгән киңәшләрне кабул итәрләр дип ышанам".

Әлеге юллардан күренгәнчә, автор әдәби телгә, стильгә әллә ни игътибар итми, халыкчан тел белән яза. Шигырьләрендә, поэ-масында да шигырь төзелеше калыплары сакланмый. Әмма бу кимчелекләр җыентыкның гомуми эчтәлегенә зыян китерми. "Язмыш" дигән поэмасында утызынчы еллардагы политика, конкрет алганда, Зәй төбәге авылларындагы гаделсезлек күренешләре чагыла. Әсәрне укыгач, ул елларның ачы фаҗигасе күз алдына килеп баса. Шул авырлыкларны үтеп тә, күңелендә рәнҗеш сакламыйча, сабыйларча беркатлы булып кала алган Юлиан дәдәйгә сок-ланмый мөмкин түгел. Тугыз дистәсен тутырса да, әле ул безнең сафта. "Күңелемдә һаман яз башы" җыентыгын да редакциягә үзе күтәреп килде. Кайгысы белән дә (күптән түгел генә хатыны Анна Ивановнаны җирләде), китабы басылу шатлыгы белән дә уртаклашты. Шулай итеп, тагын бер керәшен авторының китабы дөнья күрде. Китап белән танышырга теләүчеләр редакциягә мөрәҗәгать итә алалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: