Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Күңеле иркеннең бәхете киң

Мәктәп балаларын гел сөендереп торудан үзенә тәм таба белә безнең авылдашыбыз - Аксаков Александр Петрович. Быел да Чыршы бәйрәменә бер кочак яңа ел күчтәнәчләре белән кайтып төште ул.

Авыл клубына һәрвакыттагыча елмаеп-балкып килеп керде. Дөньясы түгәрәк, бар яктан килгән. Һәрхәлдә, читтән караганда шулай күренә. Югыйсә, илебезнең җитештерү тармаклары кризис баткаклыгында утырганда, усал җилләр аның предприятиесен дә читләтеп үтмәгәндер... Анысы безгә караңгы. Шулай булуына да карамастан, студент еллары һәм гаилә дустыбызның күңеле киң. Мәрхәмәтле, туган җанлы, яхшы дус булуы өстенә, бик юмарт та ул. Артыгына өметләнмичә, булганына шөкер итеп, бүгенге көнгә сөенеп яши белә.

Мәктәпкә 2001 елдан бирле ярдәм итә Александр Петрович. Иң беренче булып, мәктәпкә керү капкасы - аның хезмәт җимеше. Укыту-тәрбия эшләрендә кирәкле аппаратуралар - магнитофон, фотоаппарат, музыкаль үзәк, шахмат-шашкалар, хәтта тормыш иминлеге дәресләрендә куллану өчен противогазлар, спорт сөючеләргә чаңгылар кайтару дисеңме - саный китсәң, исәбен югалтырлык...

Соңгы 10 елда мәктәбебездә әфганчы авылдашыбыз - Иван Данилов истәлегенә үтә торган чаңгы ярышларының да төп спонсоры ул.

Бу ярышларның балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләүдә, сәламәт булып үсүләрендә файдасы бик зур. Салкын кышта, кар-буранда, юлсыз җирдә дәресләрдән соң чаңгы эзе салып, ел дәвамында тренировкаларга йөрү зур сабырлык, чыныгу сорый. Район, республика ярышларында безнең укучыларның яшьләре җитмәсә дә катнашуы, призлы урыннар алуы - моның ачык мисалы. Дөрес итеп, чаңгы эзен кисмичә, финиш сызыгына беренчеләрдән булып килү күп хезмәт таләп итә шул... Инде Александр Петрович оештырган ярышларда зур бүләккә ия булу - икеләтә шатлык.

Безнең мәктәп базасында үткән ярышларда таратылган бүләкләргә райондашларыбызның да исе китә. Кыйммәтле телевизорлар, тузан суырткычлар, электр, йорт җиһазлары һәм башкалар. Әле бит зур ярышлар һәрчак концерт программасы, өстәл артында чәй эчү белән тәмамлана. Ә бәйрәмнәрдән беркем дә буш китми, тантананы оештыручылар да, ярышта катнашучылар да бүләк ала. Дөрес, мондый якташларыбыз тагы да бар, без барысына да рәхмәтле, ләкин Александр Петрович даими ярдәмчебез. Казан шәһәрендә җитәкче булып эшләүче дустыбызга кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, беркайчан кире какмас. Алай гынамы, үзе сезгә нинди ярдәм кирәк, дип һәрвакыт хәлебезне белеп шалтыратып, мәктәптәге атмосфера, уңышларыбыз турында, сорашып тора. Соңгы ике елда Казаннан кайткан "Кыш бабабыз" һәр укучыны Яңа ел пакетлары белән куандырды Александр. Андыйлар турында юкка гына: "Бер телем икмәкне дә бүлешергә әзер", - дип әйтмиләр. Укучыларны шатландырып торучы хөрмәтле якташыбыз Александр Петровичны узган туган көннәре белән тәбрикләп, кечкенә генә "курчак"оныгының яраткан дәү әтисе булуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Эшләренең уңышлы баруын, семьясының гөрләп яшәвен телибез. Һәр кылган изгелеге үзенә меңе белән кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Аксаков