Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Геннадий Макаров Тукай бүләгенә бик лаек

Макаров Геннадий Михайлович - сәнгать фәннәре кандидаты, фольклор белгече, борынгы татар уен коралларын тергезүче һәм ясаучы. Монографияләр, дистәләрчә фәнни һәм критик мәкаләләр авторы. 1984 елдан Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият институтында, 2010 елдан Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни хезмәткәр. 1992 елдан Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы...

Фольклорчы галим, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Михайлович Макаровка Татарстанның Габдуллла Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирер вакыт җитте. Бу фикерне керәшен җәмәгатьчелеге хуплап каршы алыр. Геннадий Макаровка Тукай бүләген бирүне Tatartime.com сайтында җырчы, җәмәгать эшлеклесе Алия Сабирова тәкъдим итте. Хәзер әлеге сайтта Геннадий Макаров һәм башка танылган шәхесләр өчен тавыш бирү бара.

Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2012 елга премияләр алу өчен эшләрне кабул итү турында хәбәр итә. Дәүләтнең әлеге бүләгенә Ватан һәм милли культура үсешенә зур өлеш керткән, уңыш казанган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият юнәлеше буенча үзенчәлекле тикшеренүләр тәкъдим ителә ала.

Премияләр алу өчен эшләрне министрлыклар һәм ведомстволар, төрле дәүләти, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары 2012 елның 15 февраленә кадәр тәкъдим итә ала.

Быел март аенда 60 яшен тутыручы Геннадий Макаровка Тукай бүләген бирү фикерен "Туганайлар"га биргән интервьюсында Камал театры артисты, профессор Николай Дунаев та әйтеп киткән иде. "Фольклорчы Геннадий Макаровка күптән Тукай бүләге бирергә кирәк! Ул бит - үзе бер институт! Татар милли уен коралларын, керәшен җыруларын халкыбызга кире кайтарды", дигән иде Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, үзе дә Тукай бүләге лауреаты Наил-Николай Дунаев.

Фольклор белән кызыксынучы, Геннадий Макаров хезмәтләрен югары бәяләүче алдынгы фикерле яшьләр дә аның Тукай бүләгенә лаек булуын күптән әйтеп килә. Tatartime.com сайтына Алия Сабирова белдергәнчә, "Тукай халык арасында яратылган шагыйрь ул, ә хәзер Тукай бүләген тар даирә генә белгән кешеләргә өләшәләр. Мөгаен, алар югары сәнгать әсәре тудырадыр, ләкин ул әсәрдән гади кешегә файда юк, аның поты бер тиен. Тукай бүләген бөртекләп халык иҗатын җыеп йөргәне өчен фольклорчы галим Геннадий Макаровка бирергә кирәк".

Чыннан да, фольклорчы Геннадий Макаровны халык көтеп ала, җәмәгатьчелек аның эшләрен югары бәяли. "Бәрмәнчек", "Хушаваз", "Ак калфак" исемле вокаль-инструменталь фольклор ансамбльләренең оештыручысы һәм фәнни җитәкчесе булган, 1969 елдан магнитофонга халык иҗаты әсәрләрен язып алу максаты белән Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә ел саен музыкаль-этнографик экспедицияләр оештырган, борынгы уен кораллары: думбыра, танбур, дәф, сызгычлы кубызларны хәзерге заман татар сәнгатенә кайтаручы, аларны тергезү һәм реконструкцияләү авторы Геннадий Макаров Татарстанның иң зур бүләгенә, һичшиксез, лаек. Миңа калса, Геннадий Макаровны Тукай бүләгенә республика керәшен оешмасы тәкъдим итсә, тагын да урынлырак булыр иде.

Әле шушы араларда гына галимнең "Дәрвишләрнең сөхбәтендә. Бәетләр һәм мөнәҗәтләр" - "В беседах дервишей. Баиты и мунаджаты" дип аталган яңа китабы басылды. Бу ноталы җыентыкта Геннадий Макаров тарафыннан эшкәртелгән иске татар язма шигъриятенә караган музыкаль-шигъри әсәрләр (тарихи бәетләр, дини сюжетлы шигърият үрнәкләре, нәсихәтләр, сөю лирикасы, балалар җырлары) урнаштырылган. Китап киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Геннадий Макаров Тукай бүләге