Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Эх, коенам суларда...

Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Күпләр, тынны капларлык эсседән котылу өчен, көннәр буе су буенда ята. Бер проблемадан котылабыз дип, икенчесен китереп чыгармыйбызмы икән? Күпләребез суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, я булмаса, белә торып та, санга сукмый. Шуңа да нәтиҗәсе еш кына аянычлы...

Ничек дөрес итеп коенырга соң?

Иң элек су керү өчен махсус билгеләнгән пляжларда коенырга кирәк. Чөнки каз-үр-дәкләр, маллар йөри торган сулыкларда төрле инфекцияләр йоктыру куркынычы зур. Табигать кочагында икәнсез, сулыкның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы яисә вак ташлы урынын сайлагыз. Тирәнлеге 2 метрдан арт-масын, агымы да көчле булмасын. Кояш чамадан тыш кыздырганда, көндезге 12 дән кичке 16 сәгатькә кадәр вакытны өйдә яисә күләгәдә уздырырга тырышыгыз. Пляжга килү белән суга ташланырга ярамый. Температураның кискен үзгәрүе кан тамырлары кысылуга китерергә мөмкин. Организмга, 10-15 минут булса да, су коену урынындагы микроклиматка җайлашу мөмкинлеге бирү кирәк. Таныш түгел сулыкларда тирәнгә чуммагыз! Аның төбендә әллә нәрсәләр ятарга мөмкин, мәсәлән: очлы зур ташлар, тимер-томыр калдыклары, ботаклы бүрәнәләр һәм башкалар. Аларга яки сай җиргә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту куркынычы бар. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч. Йөзә белмисез икән, тирәнгә кермәгез, балаларыгызны да үзегездән ерак җибәрмәгез.

Су буенда шашлык һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз, балалар белән булсагыз, бигрәк тә. Ит эсседә авыр ризык санала, моннан тыш, микроорганизм-нар зур тизлектә үрчү сәбәпле, тиз бозылучан да. Эчәсе килүне басам дип, бер генә кружка пиво эчсәгез дә, суга якын бармагыз. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, контрольне какшата. Ә балаларга, хәтта йөзәргә өйрәнгән булсалар да, һәрчак игътибар кирәк. Спиртлы эчемлекләр куллану йөрәккә һәм кан юлларына зур удар ясап, суда көзән җыерса су төбенә киткәнеңне көт тә тор. Коенганда тәнегезне әз генә көзән җыера башлавын сизүгә, судан чыгыгыз. Тирән җирдә икәнсез, йөзү стилен үзгәртеп карагыз: чалкан ятып йөзегез. Купальникка булавка тагу гадәтенә өйрәнегез: көзән җыерган урынны очлы әйбер белән чәнчү бу симптомнан котылырга ярдәм итә.

Суүсемнәргә буталасыз икән, чәбәләнмәгез, тиз генә чалкан әйләнеп, салмак кына хәрәкәт итеп, үзегез йөзеп килгән якка чыгарга тырышыгыз. Аякларыгызны үсемлекләр "җибәрми тора" икән, кулларыгыз белән аны аралап, котылырга тырышыгыз.

Көймәләр, суднолар дулкыныннан да читтәрәк булуыгыз хәерле, винттан барлыкка килгән агымның аска сөйрәве ихтимал. Су буена җыенасыз икән, алдагы көнгә һава торышы ничек булачагын да искә алыгыз: яшенле яңгыр, көчле җил шулай ук куркыныч. Көчле агымның хәтта яхшы йөзә белгән кешене дә еракка алып китүе бар.

Су коенып кайтканнан соң, душ астында коеныгыз. Авыз эчен, тамак төбен чайкарга, борын һәм колак эчләрен яхшылап юарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәй су коену