Туганайлар

Чишмә – очрашу урыны

Редакция почтасына әледән-әле хатлар килеп тора. Элемтәне югалтмыйча, даими хәбәрләшеп торучы укучыларыбыз булу үзе бер бәхет. Шундыйлар арасында Чаллы шәһәрендә яшәүче Галина Камашева (Портнова) да бар.

Ел башында ул газетабызга җибәргән, моннан 47 ел элек төшерелгән Кардонда яшәүче бер төркем укучы балалар фотосы һәм үзе язган "Чишмә" исемле шигыре басылган иде. Шигырь шул балачакны сагыну, туган җирне юксыну, җирсенү хисләре белән сугарылган. Кардон хәзер үзе юк инде, әмма кайчандыр анда яшәгән, шунда туып-үскән һәр кешенең йөрәгендә саклана ул.

Сарман районына керүче бу Кардонны Ләке урман хуҗалыгы дип тә, 3нче номерлы база, дип тә атап йөрткәннәр. Биредә арба-тәгәрмәчләр ясау белән шөгыльләнгәннәр. Урманчылыкның үз умарталыгы булган. Бары дүрт-биш хуҗалыктан торган кардон балалары укырга өч километр ераклыктагы Зәй районы Югары Баграж авылы сигезьеллык мәктәбенә йөргәннәр. Шулай гөрләп яшәп яткан бу урман хуҗалыгын, ни сәбәпледер, Петровка авылына күчерәләр.

- Ул таралган елны мин Минзәлә педучилищесына укырга киттем. Картлар Петровкага күченеп тормадылар, әле озак еллар шунда яшәделәр. Без, балалар кайтып йөрдек. Минем әти-әниләр Иске Зәйгә күченгәч кенә, әкренләп кайсы-кая таралышып беттеләр. Кардон бушап калды... Анда яшәгәндә, без бик бәхетле кешеләр булганбыз икән. Шул чакларны искә төшергәндә күңел тулып, күзгә яшьләр килә. Шул чакларны сагынып искә алмаган көн бармы икән? Шундагы күршебез, миннән бер класска югары укыган Иван Миронов та Иске Зәйдә яши. Аның белән очрашкан саен Кардонда узган күңелле вакытларны искә төшерәбез. 40 елдан бирле күрешмәгән классташ кызым Роза Гончарованы да күрәсе килеп йөри идем, узган җәй, ниһаять, очрашырга насыйп булды. Без, Кардон балалары, әллә ни күп түгел. Бер-беребезгә алдан хәбәр биреп, быел Тройсын көнне чишмә буенда җыелышып, үсмер елларга кайткандай булдык. Әллә белми калып, әллә башка сәбәп белән кайта алмый калучылар да булды. Моннан соң һәр елның 9 май көнендә җыелышырга, моны традициягә кертергә, дип сүз биреп таралыштык. Очрашуга Кардонда яшәгән һәркем килә ала. Бер-беребезне күрүгә, аралашуга бик шат булыр идек. "Туганайлар" газетасы аша бу хәбәрне укыганнар башкаларга да җиткерсеннәр иде, - ди Галина Ивановна.

Әйе. Язмыш күпләрне мәҗбүриләп туган җиреннән аера. Заводлар, шәһәрләр, елгалар астында калган күпме авылларны беләбез. Сагынуны, юксынуны басар өчен генә булса да бер кайтып күрер, сыеныр урыннары юк аларның. Шулай да, Кардонда үскән "урман балалары" ул яктан бәхетлерәк. Чөнки инде чытырманлыкка әйләнсә дә, кайчандыр ялан тәпи йөгереп узган урман сук-макларыннан атлау, кайчандыр нигез-йорт булган урынга аяк басу, ничә еллар элек биредә гөрләгән тормышның шаһите булган агачларга сөялеп, шушы урманның саф һавасын күкрәк тутырып сулау - үзе зур бәхет икәнлеген алардан да яхшырак аңлаучы бармы икән?! Шуңа күрә алар бирегә, җир куеныннан челтерәп агып ятучы балачак чишмәсеннән авыз итеп, истәлекләр белән уртаклашып, күңелләренә кереп урнашкан сагыну-сагышларны таратырга дип җыелышалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: