Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Чаллы – төзүчеләр шәһәре

10 август көнне ак калада яшәүчеләр быел да зурлап, Төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр. Чаллының легендар төзүчесе, "КамГЭСэнергострой" ААҖ оешмасының беренче директоры Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып киткән мероприятие "Строитель" стадионында дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләрне стадион каршында заманча төзелеш технологияләре һәм техникасы куелган күргәзмә каршы алды.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше шәһәрдә эшләп килүче төзелеш компанияләре катнашындагы парад белән башланып китте. Алар шәһәребездә ике меңләп исәпләнә. Элеге оешмаларның һәркайсының ирешкән уңышлары турында әйтелде. Һәрвакыттагыча, алгы сафта камгэслылар булуы гаҗәп түгел. Чөнки 1964 елда Чаллыда зур төзелеш башлау, "КамГЭСэнергострой" оешмасы булдыру турында карар кабул ителә. Төзүчеләр шәһәре булган Чаллы турында күбрәк белергә теләсәң, шушы беренче төзелеш оешмасының хезмәт биографиясенә күз салу кирәк. Татарстанның атказанган төзүчесе, республиканың дәүләт советы депутаты Александр Евдокимов җитәкчелегендә "КамГЭСэнергострой" бүген дә үзенең традицияләрен дәвам итә.

Төзүчеләр исеменә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Шәһәр төзелеше ветераннары, данлыклы эшчеләр, Социалистик Хезмәт Геройлары аерата игътибар үзәгендә булдылар. Көн геройларын сәламләү өчен шәһәр башлыгы Васил Шәйхразиев һәм республиканың төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министры урынбасары Юрий Аляшев сәхнәгә күтәрелделәр.

- Бүген икеләтә бәйрәм - ак калабызга шәһәр статусы бирелгәнгә 82 ел булды һәм Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Шәһәрнең почетлы гражданнары арасында иң күбе - төзүчеләр. Без Социалистик Хезмәт Геройларыбыз, тулы орденлы кавалерларыбыз белән горурланабыз. Алар - безнең тарих. Бүгенге буынның төп максаты - шушы тарихны белү, истә калдыру. Һәм, кирәк икән - шушы батырлыкны кабатлау. Бүген шәһәрдәге күп кенә объектларда реконструкцияләр бара. Аларны күзәткәндә, җитмешенче елларга караган төзелеш эшләренең сыйфатын күреп, киң проспектлары, биек йортлары белән шәһәребез, чыннан да, киләчәк шәһәре итеп салынган икән бит, дип уйлап куясың. Чаллының төзелеш оешмалары бүген дә киң колач алып эшли. Универсиада объектлары, АЭС, нефть эшкәртү заводлары салу кебек масштаблы төзелешләрдә катнашып, яңа технологияләр үзләштерәләр. Шушы ярты ел вакыт эчендә генә дә сигез миллиард сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылган, - диде Васил Гаязович, төзүчеләрне профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, һәм архитекторлар, проектировщиклар, төзүчеләр тырышлыгы белән яңа микрорайоннар, мөһим социаль объектлар, юллар салынуын билгеләп үтте.

Төзелеш индустриясенә караган предприятиеләрнең алдынгы хезмәтчәннәренә дәүләт һәм шәһәр администрациясе тарафыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бирелде. Өлкән буын үзенең наказларын әйтеп, яшь төзүчеләргә "Алтын мастерок" тапшырды.

Төзүчеләр үзләре дә җавапсыз калмадылар, шәһәрне яратуларын оригиналь төстә белдерделәр: тамашачы алдында ташчылар кирпечләрдән колонна күтәрде, эретеп-ябыштыручылар аңа хәрефләр беркетте, малярлар буяды һәм күз ачып-йомганчы "Безнең Чаллы" сүзе пәйда булды.

Бәйрәм чын мәгънәсендә грандиоз иде. Төзүчеләр тормышын чагылдырган хореографик композицияләр, җирле артистларның җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. "Песняры" популяр группасының чыгышы да тамашачыга зур бүләк булды. Бәйрәм кичке шәһәр өстенә сибелгән "салют" белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы төзүчеләр көне төзүче һөнәре