Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

БЕРГӘЛЕКТӘ БЕРӘГӘЙЛЕК

Әле генә Куян елы килә дип, куанып йөргән идек. Инде озатабыз да. Ел күбебез өчен шактый тыныч, куянның үзе төсле "йомшак" булды. Керәшен дөньясы да үз алдында торган эш-гамәлләрен тормышка ашырып, ел әйләнәсенә күп кенә эшләр башкарды.

Январь

* 8 январь көнне Мамадыш районы Юкәче авылында беренче тапкыр Җөри, Ылыя, Ташлыяр, Шәдче башы авылларында яшәүче балалар өчен Рождество елкасы узды.

* 18 январь көнне Казанда керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" - "Рожденственская звезда" өченче республикакүләм фестиваль-конкурсы үтте.

Февраль

* Чаллыда узган "Яшә чишмә" Республикакүләм балалар һәм яшьләр фольклор һәм халык музыкасы фестивалендә Менделеев районы Иске Гришкин авылының "Бигәшкәй" балалар фольклор ансамбле лауреат исемен алды.

Март

* Зәй раойны Югары Баграж мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.

* Иҗатының буеннан-буена керәшеннәргә багышланган шигырьләре, хикәя-повестьлары белән үзен "керәшен шагыйрәсе" итеп таныткан шагыйрә Клара Булатовага 75 яшь тулды.

Апрель

* Республика керәшен җәмәгатьчелеге җырчы Лена Бичаринаның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа "Татарстан Республикасының халык артисты" дигән мактаулы исем бирелде.

Май

* Казанның Духовная семинариясендә, керәшеннәрнең беренче укытучысы Василий Тимофеевның тууына 175 ел тулу уңаеннан, фәнни-практик конференция узды.

* Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Кассель авылының "Гумыр" фольклор ансамбле "Весенние воды" өлкә фестивалендә Гран-прига лаек булды.

Июнь

* 14 июнь көнне Казанда Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының икенче отчет-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә 125 делегат катнашты.

* "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле Босния һәм Герцеговинада узган "Дукатфест" халыкара фольклор бию фестивалендә катнашты.

Июль

* 15 июльдә шагыйрь, язучы Григорий Родионовка (Гәрәй Рәхим) 70 яшь тулды. Аңа Халык язучысы исеме бирелде.

* Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында уникенче тапкыр республикакүләм Питрау бәйрәме узды.

Октябрь

* Олы педагог Василий Тимофеевның тууына 175 ел тулу уңаеннан, Мамадыш районы җитәкчелеге ярдәме, Казан шәһәре керәшен хәрәкәте ветераннар советы инициативасы белән 1886 елда Казан университеты тарафыннан чыгарылган "Керәшеннәргә Н.И.Ильминский хатлары" һәм "Казанская центральная крещено-татарская школа. Материалы для истории христианского просвещения крещенных татар" китапларының репринт басмалары басылып чыкты.

* 28 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә, Василий Тимофеевның тууына 175 ел тулу уңаеннан, "Керәшеннәрнең социаль, рухи, мәдәни, әхлакый яктан үсешендә В.Тимофеевның дини-педагогик эшчәнлегенең роле" исемле зур фәнни-практик конференция узды.

* 31 октябрь көнне Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле үзенең яңа сезонын Покрауга багышланган зур театральләштерелгән концерт белән башлады.

Ноябрь

* Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Кили (Кассель) авылында "Арумысыз, туганнар" дип исемләнгән керәшен культурасы фестивале узды. Анда Татарстаннан "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле һәм керәшен җәмәгатьчелеге делегациясе дә катнашты.

* Чаллы шәһәре этнографик-мәдәни керәшен җәмгыяте һәм "Карендәшләр" керәшен фольклор ансамбле оешуга 20 ел тулды.

* Чаллы шәһәрендә керәшен җырчылары катнашында "Керәшен җыру әйтә" фестивале узды.

* Башкортстанның Бакалы районында драматург Нәҗип (Николай Васильевич) Асанбаевның 90 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр.

* Әлмәт районы Кәләй авылының "Кәләем" фольклор ансамбленә Халык ансамбле исеме бирелүгә 20 ел тулды.

* 20 ноябрьдә Казанда "Керәшен дигән халык бар" китабының презентациясе үтте.

Декабрь

* Мамадыш, Кайбыч, Зәй районнары үзәкләрендә "Туым җондызы" - "Рождественская звезда" керәшен җыруларын яшь башкаручыларның дүртенче республикакүләм фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар Бәрмәнчек Берменчек