Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Балаларның күз яшьләрен саклыйк…

Чаллы елый, Чаллы кайгыда... 2 февраль көнне кичке сәгать дүртләр тирәсен-дә мәктәптән өенә кайтырга чыккан икенче класс укучысы 8 яшьлек Василиса Галицынаның юкка чыгуы турындагы куркыныч хәбәр һәр-кемне тетрәндерде. Аны эзләргә хокук сакчылары гына түгел, ә бөтен шәһәр халкы күтәрелде.

"Вконтакте" социаль челтәрендә оештырылган "Набережные Челны онлайн" һәм "Челны поиск Василисы" группалары битләрендә эзләү барышына кагылышлы һәрбер хәбәр, һәрбер яңалык, минуты-сәгате белән җиткерелеп барды. Баланың югалуы турында җирле матбугат чаралары гына түгел, федераль телеканаллар да сөйләде. Шәһәр төн йокламады. Күп балалы Галицыннар семьясына кил-гән куркыныч фаҗигане шәһәрдәшләрнең һәрбер-се үзенекедәй якын кабул итте. Бу көннәрдә барыбыз да төрле яшьтәге, төрле милләттәге, төрле интерестагы кешеләрнең бербөтен булып бер-ләшүенең шаһитлары булдык: ике меңнән артык волонтер көн-төн аяк өстендә: берәүләр шәһәр эчендә, юлда баланың югалуы, шиккә алынган затның фотосурәте төшерелгән листовкалар таратса, икенчеләре мчс, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, корылмаларны, подвалларны, канализация люкларын актарды, юл буйларында, авылларда, басу-кырларда, ташландык ферма тирәләрендә кар ерды. Өйдә утыручылар аларга пешкән ризык, кайнар чәй әзерләде. Аналар үз сабыйларын куенына кысканда, Василисаның исән-сау табылуын теләде. Әле бер, әле икенче җирдә кызчыкның ерткаланган дневник һәм дәфтәрләре, кием фрагментлары табылуы тагын да аптырашта калдырды: җинаятьче әллә эз яшермәкче, әллә шул рәвешле эзләүчеләр белән усал уен алып баруы? Ничә көнгә сузылган билгесезлек "исәндер" ди-гән өметне югалтырга ирек бирмәде. Бары да соңгы минутка кадәр могҗизага ышанды, көтте, Ходайга ялварды.
Тик, ни аяныч, могҗиза булмады... 5 нче февральдә оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә кызчыкны урлау һәм үтерүдә гаепләнеп сак астына алынган 30 яшьлек үзбәкстанлы Фарух Ташбаев бары тик 6нчы февраль көнне кичке якта гына гаебен танып, кызчыкны үтерүен һәм кайда яшерүен сөйләде. Баланың гәүдәсе, Сарман белән Зәй районнары чигендә, Чаллыдан 73 км ераклыкта, юл кырында табылды. Экспертиза әйтүенчә, кызны үлемгә китергән башлангыч сәбәп - күкрәк читлегенә пычак белән кадау нәтиҗәсендә бик күп кан югалту, үпкә һәм йөрәк җәрәхәтләнү. Кызның гәүдәсендә дә күпсанлы кан саву, буу, җенси көчләү эзләре табылган. Адәм дип әйтергә тел әйләнми торган затның шушы кадәр кыргыйлыкны, вәхшилекне эшләргә ничек кулы күтәрелгән?! Күңел ышанмый. Дөрес, җинаят-че закон тәртибендә суд чыгарган җәзасын алыр һәм... ничәдер елдан кабат иреккә чыгарылыр. Кем белә, бәлки ул аннан тагын да нәфрәтләнеп, явызланып чыгар һәм кабат шундый юл белән үч алырга керешер?
Халык ярсулы, ул мондый гамәл өчен ачык суд ясап, җинаятьчене үз кулларына тапшыруны таләп итә. Әйе, эмоцияләр кыл кебек тартылган булса да, мондый киң яңгыраш алган эшләрнең цивилизацияле юл белән хәл ителергә тиешлеген истән чыгарырга ярамый. Шунысы аяныч, көчләү, үтерү (шул исәптән балаларны да) һәм башка җинаятьләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Чыннан да, болар барысы да балигъ булмаган үсмерләрне кирәгенчә якламау, миграция белән бәйле проблемалар, педофилиянең күзгә күренеп чәчәк атуы белән бәйледер. Кайберәүләр бу фаҗигане милләтчелек белән бәйләргә омтыла. Җирле халык күчеп килгән башка милләт вәкилләренә (аерата Көнчыгыш якларыннан булучыларга) шикләнеп, түбәнсетеп караучан. Бер кешегә генә карап, тулы бер милләткә гомуми характеристика чыгарып, "бирка" тагарга яратабыз. Бар әшәкелектә аларны гаеплибез. Кеше үтерүченең, педофилның милләте юк. Һәм ул закон буенча каралган иң каты җәзага тартылырга тиеш. Бу көннәрдә җинаятьчегә карата "Мондый эш өчен - бары тик үлем җәзасы!" дигән нәфрәтле сүзләр күп әйтелде.
Россия Аналар сою-зы http://www.change.org сайтында Россия Президенты В.Путин һәм премьер-министр Д. Медведев исеменә петиция юллап, подписьлар җыя. "Россиядә һәр көнне балалар хәбәрсез югала. 5 яшьлек Богдан Праховны үтерүче, ике ел дәвалаганнан соң, иреккә чыгарылды. 10 яшьлек Аня Прокопенконы көчләү һәм үтерүне җинаятьче бер ай элек төрмәдән азат ителгәннән соң эшләде. 2012 елны нәкъ шундый ук юл белән бер яшьлек кызчык Николь Карпованың гомере өзелде. Инде килеп, 8 яшьлек Василиса Галицынаның үлеме илне кузгатты. Балаларны көч-ләүче һәм үтерүчеләрне гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итүне таләп итәбез! Хөкүмәт шәһәр һәм авылларыбыз урамнарын бала үтерүче һәм көчләүчеләрдән чистартырга тиеш!" диелгән анда..
Ниндидер тынгысыз замана килде. Хәзерге вакытта 10 яшькә кадәрге балаларны авыл җирендә дә, шәһәрдә дә урамда карау-чысыз калдыру куркынычка әйләнеп бара. Кыз баланы бигрәк тә. Фаҗигагә китергән сәбәпләр күп: кичен урамнар, җир асты юллары караңгы, мәктәптән кайту юлы күп урыннарда трассалар янәшәсеннән уза. Балалар бакчаларына көннән-көн бәяләр күтәрелә, шул сәбәпле көндезләрен балаларның күбесе карт-коры, эчкече ата-ана карамагына кала. Ә хөкүмәт, җирле җитәкчелек аяныч хәл килеп чыккач кына кыймылдый башлый. Шуны онытмыйк - үз балабызны үзебездән дә ныграк саклаучы булмас. Таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска кирәклеген дә ныклап сеңдерик.
Бер акыл иясе бик мәгънәле сүзләр әйтеп калдырган: "Сезне соңгы юлга озатканда каберегез янәшәсендә еласыннар өчен балаларыгызның күз яшьләрен саклагыз..." дигән ул. Дөрес сүзләр. Үзебезгә алар каберендә яшь коймас өчен, балаларыбыз турында бер минутка да исләребездән чыгармыйк, аларны саклыйк, яклыйк, мөмкин кадәр игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Василиса Галицина педофил Фаррух Ташбаев