Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Законы булгач – үтәлсен иде

Яшь чакта әллә ни ис китмәгән әйберләргә, олыгая башлагач, нык игътибар бирәсең икән ул. Күңел дә нечкәрә, кәеф тә бик аздан гына бозылып китә. Шундый чакларда, ярый әле янәшәмдә әйбәт кешеләр яши, дип сөенеп куясың. Мин - сугыш алды баласы. Инде 84не тутырып, 85нче яшем белән барам. 1986 еллардан бирле...

Күршеләрем дә бик әйбәт минем. Мария Уразаева, Венера Корнилова, Анна Евдокимовалар, бераз гына күренми торсам, Мария түти ни хәлдә икән, дип, хәзер йөгереп керәләр. Приступ булган чакларда врач Лена ничә тапкыр үлемнән алып калды. Элекке елларда минем сыман ялгыз-ятимә карчыкларга "защита"дан кеше билгелиләр иде. Авылда Светлана Калинина белән Таисия Боярова шундый специалистлар булдылар. Әллә нинди законнар чыгарып, кайбер хезмәтләрне түләүле ясап, специалистларга тиешле әбиләрнең санын арттырып, безнең ишеләрне караучысыз калдырдылар. Әбиләр саны җитми, дип, штатны кыскартырга ярыймы соң инде? Минем уемча, бу эштә ниндидер планнар булырга тиеш түгел. Йөри алмый торган бер әби бармы, алар саны ике яки өчме - специалистны билгеләргә кирәк.
Тагын бер күңелне тырнаган әйбер бар - балалары булмыйча картайган бездәй ятимә карчыкларга сотовый телефоннар бирелә, дип ишеткән идем. Артыннан йөрүчем булмагангамы, мин телефонсыз калдым. Олы кешегә телефон гел кирәк булып тора. Бушлай бирәләр икән, дип язылганны үзем укыдым бит. Законы чыккач, үтәлсен иде инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон хат социаль яклау