Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

“Шүрәле каргаган авыл”да минем кардәшләр дә яши

"Туганайлар" газетасының 5нче санында (14 март 2013 ел) "Шүрәле каргаган авыл" дигән язма бирелгән иде. Аның авторы - Зәй районы Федоровка авылы кешесе Василий Васильев фикерләренә өстәп, мин дә Лоҗы авылы тарихына бәйле булган хәлләрне язам.

Ләкедән Лоҗы ягына качып китүчеләр арасында минем әни ягыннан туганнар да була. Бер кызлары тиф белән чирләп ята, температурасы 40 градуска менә. Аны үзләре белән алмыйча, Ләкедә калдыралар. Чирле кызны, түшәктә яткан килеш, поплар кереп чумылдыралар һәм Прасковья исеме кушалар. Вакытлар үткәч, ул терелеп аякка баса. Кияүгә аны мөселман кешесенә бирәләр. Икесенә кәбен коялар, фамилиягез Прасов булыр, диләр (фамилияне Прасковья исеменнән алалар). Аларның уллары Прасов Захар (аны озын Захар дип йөртәләр), аның малае Афанас (аны озын Захар Афанасы дип йөртәләр), аның кызы - минем әби (әнинең анасы) - София (озын Захар Афанасы кызы), минем әни - Машук - София кызы, мин Иван Николаевич Тазов - Машук малае. Безнең нәсел әни ягыннан әнә шул Прасковья токымын дәвам итә, ә әти ягыннан безне авылда Тазлар дип йөртәләр.
Бер Лоҗы карты белән сөйләшкәндә, ул үзләренең авылындагы бер урам Ләке урамы дип йөртелә, дигән иде. Бик күп еллар элек, Зәй районыннан агитбригада килеп, концерт куйды. Бер кыз, сәхнәгә чыгып, үзенең әбисе безнең Ләке авылыннан булуын сөйләде. Ул елларда әллә нинди болганып бетүләр булган. Дөреслекне белер өчен, әллә ничә еллар буена архивларда утырып, әллә никадәр вакытлар халык арасында йөреп, зират ташларын укып өйрәнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зәй районы Федоровка авылы Шүрәле