Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Нариманда көтеп калабыз

"Туганайлар"ның 10 январь санында "Колышчы-Нариман арасы" дигән исем астында Мамадыш районы Владимир авылында туып, Усали авылында гомер итүче Роза Пасыеваның хаты басылды. "Түбән Кама районы Нариман авылында туганнарым бар икәнен беләм. Күңелем белән әллә ничә тапкыр шунда барырга хыяллансам да, ничектер, барырга туры килмәде. 1888 елгы әбиемнең бертуганнары - Марҗый,...

Без, Нариман авылының өлкән буын кешеләре, газетаны алгач, Шалафаев фами-лиясендәгеләрне дә, Настин фамилиялеләрне дә барлап, хәтерләребездән үткәреп чыктык. Үкенечкә каршы, Шалафаев Алексейларның да, Настиннарның да авылда кан-кардәш туганнары калмады. Узган гасырның 20 нче ел урталарында Нариманда пожар чыгып, 45 өйнең 34е янып көл була. Шалафаев Алексейның да өе утырып яна. Пожардан соң ул йорт җиткерми, семьясын алып, читкә чыгып китә. Николай исемле малайларының мактаулы укытучы булып, ул чакта иң зур бүләкләрнең берсе - Ленин ордены белән бүләкләнүе турында ишетеп беләбез. Николай Алексеевич Марҗый туталарына кайтып йөри иде. Хәзер инде исән түгел. Марҗыйларның нигезендә Александр исемле үлгән малайларының хатыны - Рая Кормачева яши.

Анна Шалафаева, кияүгә чыккач, Усачева фамилиясен йөртә. Нигезләрендә килене Мария Усачева гына калды. Аны да балалары кышлыкка Камские Поляныга алып киттеләр. Настин фамилиясенә килгәндә исә, Настин Степан Алексеевичның Рая, Галя, Софья исемле кызлары бар. Алар өчесе дә Нариманда яши.

Роза Григорьевна, безнең бабайлар белән сезнең әбиләрнең туган авыллары бер үк - Колышчы булган. Без үзебез дә сезнең белән кан-кардәшләрдер әле. Кү-ңелегездә туганнарыгыз гомер кичергән Нариман авылын күреп, кешеләре белән аралашып кайту теләге бар икән, икенче планга калдырмагыз, тәвәккәлләп юлга чыгыгыз. Кайсы капка келәсенә тотынсагыз да, Нариманда сезнең белән күрешүгә шат булырлар. Хатыным Тамара белән без сезне үзебезгә чакырып калабыз. Уртак ыруларыбызны барлап, йола-бәйрәмнәребезне искә төшереп, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырбыз. Килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колышчы