Туганайлар

Соң булса да, уң булсын

Үлә, кеше үлә..., һични ярдәм итми, температурасы һаман 40-41дән төшми, булган дару-уколларның инде кирәк дип тапкан барысы кулланылган, тик аларның ярдәме генә юк. Организм өчен куркыныч булган бу югары температурада, кан күзәнәкләре аксымы оешып, сафтан чыга башлый, организмга менә-менә үлем яный. Ә бит әле бу апаның биш баласы өстенә яңа...

Июль башы. Кылны кырыкка ярырлык кызу печән өсте. Урманда печән чапкан җиреннән авырый башлаган, вакыты тулган ананы больницага баласын тудырырга илтәләр. Бала тугач, атна үтми, ул кабат печәнгә китә. Печәнсез калып булмый, абзар тулы мал-туар, салыныр кеше юк. Берсеннән-берсе кечкенә балалар да, әби генә. Ире белән ул печәндә. Көне буе печән чабып арган ана, авыру хәлдә ат арбасына утырып, дыңгыр-дыңгыр кичке якта өенә кайта. Төнлә бу өзлеккән ананы Ядегәр участок больницасына төшереп салалар.

Саташулы авыр төннәр, авыр көннәр. Инде барлык чараларны кулланып караган участок врачы, тәҗрибәле Мәгъсүм Сәләхович үзенең соңгы карарын шәфкать туташларына җиткерә: икенең берсе, инде шушы уколны кадап карыйк, ди ул (бу сүзләр: я кала, я... дигән мәгънәдә була). Ана сугышларда йөреп кайткан кеше, русчасын әле онытып бетермәгән, бу сүзләрне яхшы аңлый... Уколдан соңгысын ул инде хәтерләми, күрәсең, йокыга киткән. Күпмедер вакыттан соң уянып киткәч, ул авыртулары кимегән, температурасы төшкән, тик нык хәлсезлек кенә калганын тоя. Көннәр үткән саен акрынлап ныгый, аякка баса. Больницадан терелеп чыга. Шулай итеп, яңа туган сабый-туганыбыз Вера бәхетеннән, без балалар бәхетеннән, ул вакытта Кукмара районы Ядегәр участок больницасы врачлы булган. Ул русчалап әйткәндә, "по своему призванию врач" булып туган. Тирән белемле, тәҗрибәле, эшенең чын остасы булган Мәгьсүм Сәләхович (фамилиясен хәтерләмибез) аркасында без, ятим калмыйча, әниле булып калдык. Без, Кукмара районы Көшкәтбаш авылында яшәүче унике, ун, җиде, биш, өч яшьлек балалар, әниебез Чулакова Анна янына больницага киләбез дә, әнидән аерылырга теләмичә елап, кайтып китә алмый аптыратабыз, шулай анда эшләүчеләрнең үзәгенә үткәнбездер. Соңыннан, Чура мәктәбенә укучыларның сәламәтлеген тикшерергә килгән чакта, Мәгъсүм Сәләхович безне таный, аркабыздан сөеп китә торган иде. Шулай ул чакта без аның хәтеренә онытылмаслык булып уелып калдык.

Бүгенге көндә әниебез юк. Ул, әти белән бергәләп, балаларын аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгаргач, 1992 елда бу дөньядан күчерелде. Әни үзенең бөтен барлыгын, саулыгын, тырышлыгын, сәләтен безгә салып тәрбияләгәнгә күрә, бүген без, Аллага шөкер, барыбыз да исән, таза-саулар. Рәхмәт аңа, җаны тыныч булсын.

Алда сөйләгән хәлләрдән соң илле ел вакыт узды. Алтынчы булып туган сеңлебез Верадан соң әле җиденчебез Ира туды, без ятимлек тоймыйча, әниле-әтиле үстек. Ярты гасыр вакыт үтте, ярты гасыр буена без Кукмара районы Ядегәр участок больницасында 1962 елларда эшләгән, исеме олы хәрефләр белән язылырга тиешле һәм шуңа лаеклы врач Мәгъсүм Сәләховичны күңелебездә йөрттек, аңар олы рәхмәтләр укып яшәдек. Бүгенге көндә исәндерме, юкмы (шактый вакыт үтте) - белмибез; исән булсагыз, Мәгъсүм Сәләхович, без Сезгә вакытында әйтә алмаган, илле ел саклап йөрткән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, безгә кылган олы игелегегез үзегезгә саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык булып кайтсын, әгәр чын дөньяга күчкән булсагыз, күңел түреннән чыккан безнең рәхмәтебез рухыгызга татлылык булып барып ирешсен. Балаларыгыз, оныкларыгыз бардыр, алар әтиләренең күрсәткән игелекләрен кешеләрнең онытмаганын белеп яшәсен.

Ул чакта атналык кына булган туганыбыз Верага бүген илле яшь тулды. Ул кечкенәдән нык булып, көчле ихтыярлы, сау-сәламәт булып үсте. Эшендә уңышларга ирешеп, 1982 елда ВЛКСМ съездына делегат булып катнашып, Брежневның кулын кысып кайткан кеше (Илне җимергән Горбачев ул елларны "торгынлык еллары" дип атаса да, зарыгып көткән коммунизмда яшәгәнебезне без үзебез дә белмәгәнбез). Аннан соң да тырышып эшләгәне өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп, Хезмәт ветераны исеменә лаек булды. Малай белән кыз үстереп, аларга югары белем бирде, бүген алар үзләре семьялы. Вера бәхетле тормышта оныгын сөеп яши.

Туганыбыз Верага бүген илле яшь тулган уңайдан, тазалык-саулык, бәхет-шатлык, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы теләп, алдагы тормышында да үзенең барлыгы белән балаларын, туганнарын сөендереп яшәвен теләп калабыз.

Күп яшә син, туганыбыз Вера,

Сөенечтән торсын көннәрең.

- Кеше килгәч җир өстенә, -

дисең,

- Калдырырга тиеш эзләрен.

Эзләр булып җир өстендә калсын

Синең кылган ару эшләрең.

Исәнлекләр генә булсын,

ай саулыклар,

Ташып торсын синең сөенеч.

Урап үтсен безне көенеч,

Күңелләр, ай, ич тә сынмасын.

Күреп Ходай керсез күңелеңне,

Арулыкка һаман үрелүеңне,

Сине изгелеге белән сыйласын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: