Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

УЛ ГАГАРИННЫ УКЫТКАН

Вакыт бик тиз үтә. Еллар, вакыйгалар алышынып кына тора. Аларның күбесе хәтердә дә калмаска мөмкин. Тик шулай да үзләреннән якты эз калдырган шәхесләр беркайчан да онытылмый. Без дә беренче булып галәмне яулаган космонавт Юрий Гагаринның укытучысы Никон Романович Егоровның Яңа Усы авылыннан булуы белән чиксез горурланабыз.

1906 елның 6 ноябрендә Егоровлар гаиләсендә Никон беренче бала булып дөньяга килә. Яңа Усыда башлангыч белемен ала. 1922 елда Бәләбәй педагогия техникумына укырга керә. Укыган чорда тырышлыгы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, спортны яратуы, матур җырлавы белән аерылып тора. Тиздән аны техникумның комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Ул чын мәгънәсендә лидерга әйләнә. Аның оештыру сәләтен күреп алып, Верхне-Троицк авылына мәктәп белән җитәкчелек итәргә җибәрәләр. Тиздән өлкәнең партия оешмасы яшь, сәләтле Никонны Мәскәүгә - Орджоникидзе исемендәге экономика институтына укырга җибәрә. Шул елларда ул бергә укыган Елена исемле кызга өйләнә. Алар бергәләшеп Людмила һәм Татьяна исемле ике кыз үстерәләр.

Ә бу елларда Яңа Усыда Никонның әтисе Роман Ивановичны, кулак дип, авылдан сөрәләр. Өч ел төрмәдә утырырга туры килә аңа.

1937 елда Никон Егоров партия сафларына керә. Бөек Ватан сугышында беренче көннән алып ахырынача хәрәкәттәге армиядә дошманга каршы көрәшә.

Демобилизациядән соң, Берлиндагы үзәк комен-датураның экономика бүлеге начальнигы булып эшли. Совет вәкиле буларак, Никон Романович яңа дәүләтнең - Германия Демократик Республикасының власть органын төзүдә актив катнаша. 1949 елда Мәскәүгә кайту белән, яраткан эшенә керешә. Аны Жуковский исемендәге хәрби-һава академиясенең политэкономия кафедрасы мөдире итеп билгелиләр. Ул биредә 15 елдан артык эшли. Никон Романович галәмне беренче булып яулаучылар - Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкова, Павел Попович, Андриян Николаевларны укыткан. Беренче совет космонавтлары белән аны яхшы, дустанә мөнәсәбәтләр бәйләгән. Бу абруйны ул кырыс, шул ук вакытта ачык характеры ярдәмендә яулый.

Бер күңелсез вакыйга да булган әле. Никон Романович бервакыт Кытайдан килгән студентка "3" билгесе куя. Бу гамәле өчен аны Сталинга чакыралар.

- Сез ничек илнең дәрәҗә-сен төшереп, шундый билге куйдыгыз?

- Аның белеме шул билгегә генә лаек, әгәр дә мин "5" билгесе куйсам, бу илнең дәрәҗәсен төшермәс идеме? - дип, сорауга сорау белән җавап биргән ул.

Никон Егоров туган ягын да онытмый, вакыты булган саен туган авылына кайтырга тырыша. Авылдашлары аңа киңәш сорап киләләр, ул берсен дә кире бормый.

Ул бик тыйнак, актив һәм принципиаль кеше булган. Хезмәтләре өчен Н.Егоров өч Кызыл Йолдыз ордены һәм бик күп сандагы медальләр белән бүләкләнә.

Үзенең бөтен тормышын халыкка, хезмәткә багышлаган, космонавтларның хөрмәтле һәм танылган укытучысы Никон Егоровны үлем вакытсыз алып китә - ул 1966 елның 19 декабрендә 60 яшендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Усы Гагарин укытучысы Юрий Гагарин Никон Романович Егоров