Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Елмаеп яшик!

Елмаю һәркемнең тормышында мөһим роль уйный. Елмаеп җибәрсәң, үз-үзеңә ышаныч артып киткәндәй була, алай гына да түгел, без елмаеп караган кешеләрдә дә курку, ышанычсызлык һәм борчылу хисләре кими ала, янәшәңдәгеләрне тынычландырырга мөмкин, чөнки елмаю ул – йогышлы күренеш.

Без үзебезне чолгап алган һәм тормышыбызда тирә-юнебездәге кешеләрнең көннәрен матур бизәкләргә төрергә булышабыз бит... елмаеп кына! Шуңа күрә дә күпләр тешләрен турайтыр өчен, блекетлар кияргә мәҗбүр.

Прикусны төзәтү дәвамлы процесс булу сәбәпле, кайбер киңәшләрне истә тоту зарур:

  • Ашаган саен тешләрегезне чистартыгыз. Брекетлар кия башлауга, көненә ике мәртәбә тешләрне чистарту җитми.
  • Каты азык рационда булырга тиеш түгел. Брекетның кубуы ихтимал.
  • Даими рәвештә теш табибына тикшеренеп торыгыз. Вакытында табиб янына бармау – дәвалау барышын бозарга мөмкин.
  • Температура режимын саклагыз. Артык кайнар яки салкын азык эмальне генә түгел, брекетларны да боза.
  • Дөрес тукланыгыз. Эмальне ныгыту өчен, рационга С, кальций һәм магний витаминнарына бай булган азык-төлекне кертергә кирәк.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев