Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен чибәрләре дүрт көн буе финалга әзерләнде

Монда чибәрләр вокал, хореография, нәфис сүз буенча мастер-классларда катнаштылар, “Кряшен чибяре” гимнын, видеовизитка төшерделәр, фотосессиядә катнаштылар

8–11 июль көннәрендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Кряшен чибяре – 2021” конкурсының әзерлек этабы узды.

8 июль көнне республиканың төрле районнарыннан килгән кызлар вокал, хореография буенча мастер-классларда катнаштылар, “Кряшен чибяре” гимнын яздырдылар (беренче көн турында әлеге сылтама аша укып белә аласыз: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kershen-chibrlre-finalga-zerln).

Әзерлек этабының калган көннәре дә бик нәтиҗәле үткән. 9 июль көнне кызлар нәфис сүз остасы Сөмбелә Вәлиәхмәтова үткәргән мастер-класста катнашканнар. “Нәфис сүз һәм сәхнәдә үзеңне тоту буенча мастер-класс үткәрдем. Кызларга тавыш аппаратын нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңлаттым. Сөйләмдәге иң мөһим булган сулыш, артикуляция, дикция, резонаторлар, тавышның дөрес яңгырашы, авазларның дөрес әйтелеше һәм шулай ук сүз басымы, логик басымнар турында сөйләдем. Аннары кызларның үзләре белән таныштыру текстларының төгәллеген, камиллеген карадык”, – дип сөйләде Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

10 июль көнне “Кряшен чибяре – 2021” конкурсының башкаручы директоры Юлия Дувалова конкурсанткаларны финалда булачак интеллектуаль турга әзерләгән. Быел конкурста күп нәрсәләр видеоформатка күчерелде. Беренчесе – йолалар туры, икенчесе иң беренче булып күрсәтеләчәк видеовизитка. Шул ук көнне видеовизиткаларны да төшергәннәр. Аннары заманча һәм этник стильдә фотосессия оештырылган.

“Әзерлек этабында иртәдән кичкә кадәр бик күп эш башкарылды. Мин бу көннәрдән бик канәгать. Сүз дә юк, көннәр буе аяк өстендә йөрү җиңелләрдән түгел. Тик минем өчен бу үзе бер рәхәтлек иде”, – дип сөйләде Мамадыш районыннан булган конкурсантка Анастасия Шумитова.

Зәй кызы Ангелина Кузьмина дүрт көн буе дәвам иткән әзерлек этабын югары дәрәҗәдә оештырылган дип саный. “Әзерлек этабы миңа бик ошады. Мондый фото-видеосъемкаларда катнашкан юк иде”, – диде ул.

"Instagram"да “Кряшен чибяре – 2021” конкурсының рәсми аккаунты да булдырылды – kryashen.chibyare. Анда кызларның конкурска ничек әзерләнгәннәрен, “сәхнә арты”нда калган кызыклы мизгелләрне күреп була.

Конкурсның финалы 17 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы “Питрау-2021” – “Кряшен чибяре” мәйданында булачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев