Колышчы авылында Питрау бәйрәме үтте
13 июльдә Мамадыш районы Колышчы авылында Питрау бәйрәме үтте. Бәйрәмнең төп оештыручысы авыл мәдәният йорты мөдире - Нина Трушова.
"Җылы һәм үзенә күрә бик күңелле бәйрәм булды. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар белән үзара уеннарда катнашып, хашламалар пешереп ял иттек. Оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез",- дип сөйләде ветеран-журналист Валентина Максимова.
Быелгы коронавирус пандемиясе белән булган хәлләрне күздә тотып, бәйрәмгә читтән кунаклар чакырылмаган.
Нет комментариев