Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Багражда Тройсынны бәйрәм иттеләр

Якшәмбе көнне Зәй районы Югары Баграж авылында шаулап-гөрләп Тройсын бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында яңгыр да явып китте, шуңа карамастан, җыелган халыкның берсе дә таралмады, җылы явымнарны уңышка юрап, күңел ачуны дәвам итте, уеннарда катнашты, концерт карап хозурланды.

Тройсынны халыкта яфрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул - җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән. Хәтта дини бәйрәмнәр тыелган елларда да Тройсын үз кыйбласын югалтмаган, халык аны саклап калган.

Хәзер ул Сабантуе бәйрәме традицияләрен дә үз эченә ала. Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашып, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады.

Бу көнне каен агачы алып кайтып, аның ботакларын бизәп,  бәйрәм узучы мәйданга  алып килү йоласы бар. Күпләр каенга бәйләү өчен кулъяулык та алып килә үзләре белән. Каенчыларны көтүчеләр бик күп булды. Ниһаять, авыл башыннан каен агачы күтәргән яшьләр  күренде. Авылга моң агыла... Каенга яулыкны элгәндә, күпләр матур теләкләрен теләргә дә онытмады. Барысының да теләкләре уртак иде: еллар тыныч булсын, игеннәр уңсын, кешеләр бәхетле яшәсен! 

Бәйрәмдә "Җиләк", “Баграж буйлары”, “Сандугач”, “Шүрәкә”, “Туганайлар”, Сәвәләй” керәшен фольклор ансамбльләре, авыл үзешчәннәре чыгыш ясады. Сабантуендагы кебек төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Милли көрәшнең абсолют батыры билгеләнде. Бу исемгә Югары Баграж  авылы егете Алексей Кондратьев лаек булды.  Икенче урында Алексей Кузьмин, өченчедә – Ринат Бутаков.   Балалар арасында узган бил алышта  Евгений Бутаков беренче урынга чыкты.

Әнә шулай бердәм һәм бик матур үтте Югары Багражда Тройсын бәйрәме. Авыл халкы, килгән кунаклар чараны оештыручыларга, аны уздыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә  рәхмәтле калды.

Тройсын бәйрәме шулай ук бу көнне районыбызның Федоровка авылында да оештырылды.

"Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев