Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәүнең племяннигы Иван Емельяновка бүген 90 яшь тулды

Юбилярны Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре котлады

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында гомер итүче Иван Емельянов бүген, 19 август көнне, 90 яшьлек юбилеен каршылады. Иван Яковлевич Җырчы Җәкәүнең (Яков Емельянов) туганы булуы турында искәртә. Ничек туган икәнлекләрен үзләре дә тәгаен гына белмәсәләр дә, бу семьяда “Җырчы Җәкәү – бабабыз” дигән сүзләр буыннан-буынга күчеп килгән.

Башкортстанның Бакалы районында яшәүче, метрика кенәгәләре, ревизия кәгазьләре (салым салу максатыннан ХVIII-XIX гасырларның беренче яртысында Россия империясенең халык санын алу нәтиҗәләрен чагылдырган документлар) ярдәмендә керәшен авыллары тарихын өйрәнүче, нәсел шәҗәрәләре төзүче карендәшебез Валерий Зарубин Җырчы Җәкәүнең дә нәселен барлаган. Бу яңалыкка тагын да ачыклык кертү максатыннан Валерий Георгиевич белән элемтәгә кердек.

Шәҗәрәдән күренгәнчә, Яков Емельяновның биш бертуганы булган. Иван (1846) исемле дәдәсенең Василий (1871) исемле улы була. 1896 елда аның Яков исемле улы туа. Яковның дүрт баласының берсе – бүгенге юбиляр – Иван Емельянов (1930). Барысының да торган җирләре – Алан-Полян. Шулай итеп, 90 яшьлек Иван Емельянов Җырчы Җәкәүнең өченче буын племяннигы булып чыга (троюродный внучатый племянник). Ә менә Җырчы Җәкәүнең туры дәвамчылары – сигез баласы Алан-Полян, Әрнәш, Юкәче, Село-Чура, Урязь Учей авылларына тарала.  

Шуны дә әйтергә кирәк, Валерий Зарубин Җырчы Җәкәүнең биш буын бабасын да тапкан. Җәкәүнең атасы – Емельян (1816), аның атасы – Петр (1789-1819), Петрның атасы – Федор (1750), аның атасы – Сидор (1721), Сидорның атасы – Василий (1685), аның атасы да Василий булуы мөмкин. 1685 елгы Василийның туган авылы – Үри Чаллысы.

Юбилярны котларга Казан шәһәреннән Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Ирина Муллина, “Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина һәм “Бәрәкәт” керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев килде. Ирина Муллина Үзәк директоры Людмила Белоусова исеменнән юбилярга котлау сүзләре җиткерде.

Шулай ук, Иван Яковлевичны Балык Бистәсе районы Советы һәм авыл җирлеге дә котлады. Тантанага юбилярның балалары, туганнары да җыелган иде.

Тыл ветераны Иван Емельяновка сигез яшь булганда әтисе репрессияләнә, әнисе белән кала. 12 яшеннән сугышка җибәрер өчен агач чаналар ясаган, гомер буе балта остасы булып эшләгән. Хатыны Наталья Егоровна белән бергә торуларына 64 ел. Өч бала табып-үстергәннәр. Кызганычка каршы, бер кызлары инде бакыйлыкка күчкән. Наталья һәм Иван Емельяновлар дүрт оныклары, өч оныкчыларына куанып яшиләр.

Җырчы Җәкәү (Яков Емельянов) керәшеннәрнең беренче шагыйре, священник. Һәр әсәрендә дә авторның үз халкы өчен җанатуы, халкының авыр тормышы турында уйлавы чагыла. "Җәшнә, кояш" дигән шигырьләр җынтыгы бар. Күптән түгел күренекле карендәшебезнең тормыш юлы, иҗатына багышланган тагын бер китап дөнья күрде. 2019 елда керәшен җәмәгатьчелеге Республика күләмендә Җырчы Җәкәүнең 170 еллык юбилеен билгеләп узды.  Казанда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк эшли.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дуртенче оныкчылары доньяга килде ?